Наша республика (газета)
Внешний вид
Наша республика | |
Безнең республика | |
Tөр |
иҗтимагый-сәяси |
---|---|
| |
Гамәлгә куючы |
Бердәм Россия фиркасенең ТР бүлеге |
Нәшер итүче |
Бердәм Россия фиркасенең ТР бүлеге |
Мөхәрир |
Ирина Ермакова |
Нигезләнгән |
2014 |
Тел | |
Бәясе |
бушлай таратыла |
Төп офис |
420015 Казан, Горкий урамы, 12 |
Тиражы |
10 мең |
| |
Веб-сайт: http://tatarstan.er.ru/ |
«Наша республика», тат. «Безнең республика» — Казанда Бөтенроссия «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең Татарстан регион бүлеге тарафыннан нәшер ителүче иҗтимагый-сәяси газета. Басма «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең илдә иң зур бүлеге булган Татарстан бүлеге тормышын яктырта. Рәсми хроника белән беррәттән, репортажлар, фотохисаплар, сәяси портретлар, әңгәмәләр дә урын ала. Фирка рәисе Дмитрий Медведевның Казандагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эше даими яктыртыла. Айга бер чыгучы «Фирка географиясе» рубрикасында Татарстан районнарындагы бүлекчәләр эшчәнлеге турында сөйләнә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2014 елның декабрь аеннан мәгълүмати бюллетень буларак чыга башлый.
- Айга бер, 2015 елның азагыннан айга ике саны әзерләнә.
Мәгълүмат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мөхәрририят шурасы рәисе — Фәрит Мөхәммәтшин, «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең Татарстан бүлеге сәяси шурасы сәркатибе, ТР Дәүләт шурасы рәисе.
- Мөхәрририят шурасы рәисе урынбасары — Римма Ратникова, «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең Татарстан бүлеге сәяси шурасы сәркатибе урынбасары,ТР Дәүләт шурасы урынбасары, ТР журналистлар берлеге рәисе.
- Мөхәррире — Ирина Ермакова
- Тиражы 10 мең данә.
- Рус телендә нәшер ителә[1]
- Бушлай таратыла.
- Татарстан регионара хезмәттәшлеккә һәм үсешкә ярдәм итү иҗтимагый фонды ярдәме белән нәшер ителә.
- Оештыручы һәм нәшер итүченең адресы: 420015 Казан, Горький урамы, 9
- Сайты: http://tatarstan.er.ru/
- Адрес: 420015 Казан, Горький урамы, 12
- Теркәлү таныклыгы: ПИ № ТУ16 – 01294
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Газета турында мәгълүмат(үле сылтама)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Таныклыгында рус һәм татар телләрендә таратыла диелгән(үле сылтама)