Николай Русаков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Русаков latin yazuında])
Николай Русаков
Туган 6 май 1939(1939-05-06)[1] (85 яшь)
Шувое[d]
Әлма-матер Беренче Мәскәү медицина университеты[d]
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Николай Русаков (6 май 1939 ел) — ССРБ һәм Россия галиме-гигиенист, Россия медицина фәннәре академиясе академигы (2007), Россия фәннәр академиясе академигы (2013), Россия федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2002).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русаков Николай Васильевич 1939 елның 6 маенда Мәскәү өлкәсенең Красный ткач бистәсендә туган.

1964 елда И. М. Сеченов исемендәге 1нче Мәскәү медицина институтын тәмамлый, аннары шунда 1970 елга кадәр аспирантурада укый[2].

1970-1989 елларда — А. Н. Сысин исемендәге гомуми һәм коммуналь гигиена институтының өлкән гыйльми хезмәткәре, Е. И. Марциновский исемендәге медицина паразитологиясе һәм тропик медицина институты бүлегенең лаборатория мөдире.

1989 елдан — А. Н. Сысин исемендәге тирә-як мохит кеше экологиясе гыйльми-тикшеренү институтының туфрак һәм сәнәгать калдыклары гигиенасы лабораториясенең мөдире.

«Туфрак һәм тирә-як мохит гигиенасы» секциясе рәисе, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының санитар-эпидемиологик күзәтү Департаментның баш эксперты, РФ Дәүләт стандартының һәм РФ Дәүләт заказларын үтәү буенча фәнни-техник комитетлары әгъзасы; калдыкларны эшкәртеп, чүп-чар төяп озату буенча Үзәк орган җитәкчесе; туфрак гигиенасы һәм калдык хәвефенең сыйфатын бәяләү өлкәсендә билгеле белгеч; фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре: туфрак торышын күзәтү: аның фундаменталь нигезләре һәм методологиясе, туфракның гигиена хәле һәм аның агулануын кеше сәламәтлегенә йогынтысын күзәтү[2].

2004 елда Россия медицина фәннәре академиясенең әгъзасы итеп сайлана.

2007 елда — Россия медицина фәннәре академиясенең академигы.

2013 елдан — РФА академигы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://www.biografija.ru/biography/rusakov-nikolaj-vasilevich.htm
  2. 2,0 2,1 Российская Академия Наук/ Академику Русакову Николаю Васильевичу — 80 лет

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]