Николай Спасский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Спасский latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the USSR (1936-1955).svg СССР
Туу датасы 4 декабрь 1867(1867-12-04)
Туу урыны Пермь губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 1951
Үлем урыны СССР
Һөнәр төре физиолог, бальнеолог, университет профессоры
Эш урыны Иркутск дәүләт медицина университеты һәм Башкорт дәүләт медицина университеты
Гыйльми дәрәҗә профессор
Академик дәрәҗә медицина фәннәре докторы[d]
Бүләкләр
Хөрмәт Билгесе ордены орден Святого Станислава Хезмәт Кызыл Байрак ордены «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакәр хезмәте өчен» медале РСФСР атказанган фән эшлеклесе

Спасский Николай Сергеевич (4 декабрь 18671951) — рус һәм ССРБ галим-медигы, физиолог һәм бальнеологик; медицина фәннәре докторы, профессор; надворный советник (1902).

Берничә гыйльми эш авторы

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Николай Сергеевич Спасский 1867 елның (башка мәгълүматлар буенча 1870 ел) 22 ноябрендә (яңа ысул буенча 4 декабрь) [1] Пермь губернасы Соликамск өязенең Яңа-Усолье авылында (хәзер Пермь краеның Усолье шәһәре) Спасо-Преображенский соборы протоиерее Спасский Сергей Иванович, аның хатыны, дьякон кызы Мария Ивановна гаиләсендә туган[2]. Гаиләдә биш бала була[3]

1881 елда Соликамск дини училищесын һәм 1887 елда Пермь дини семинариясен тәмамлаганнан соң, Екатеринбург банк конторасында бухгалтер ярдәмчесе булып эшли. 1889 Томск университетының медицина факультетына укырга керә, аны 1894 елда отличие белән табиб дәрәҗәсендә тәмамлый. 1895 елның сентябреннән проектор вазифасын башкара. 1901 елдан алып — физиологиясе кафедрасы янында прозектор була. Шушы ук елда профессор В.Н.Великий җитәкчелегендәме фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъвалау өчен «К вопросу о физиологическом действии токов высокого напряжения и большой частоты перерывов» темасына диссертация яклый.

1906 елдан — штаттан тыш ассистент, 1911 елдан — приват-доцент, 1915 елдан — Томск университетының фармакология кафедрасы янында прозектор. Беренче дөнья сугышы чорында 1915 елда, тиф эпидемиясе вакытында Сербия территориясендә «Христиан ярдамы» Комитеты оештырган Россия Кызыл Тәресенең Александр общинасы отрядында өлкән табиб булып эшли.[1]

1920 елда Халык комиссарлары советы декреты тарафыннан доцент һәм өч елдан да артык приват-доцент буларак бальнеология кафедрасына профессорлар исәбенә күчерелә.

1922-1932 елларда — Иркутск университетының медицина факультеты нормаль физиология кафедрасы мөдире (1930 елдан — Иркутск медицина институты, хәзер Иркутск дәүләт медицина университеты).[3][4]

1933-1938 елларда — Башкорт дәүләт медицина институтында (хәзер Башкорт дәүләт медицина университеты) нормаль физиология кафедрасы мөдире була[3]

1938 елдан — Кырым медицина институтының (хәзер С.И. Георгиевский исемендәге Медицина академиясе) нормаль физиология кафедрасы мөдире. Шулай ук М.В.Фрунзе исемендәге Кырым дәүләт педагогия институтында укыта.

Николай Сергеевич Спасский 1951 елда вафат була.

Пермь краеның архив фондында Н.С. Спасскийга караган документлар саклана[5]

Казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия империясе ордены — III дәрәҗә Изге Станислав ордены белән бүләкләнгән (1904).
  • ССРБ наградалары: Кызыл Байрак Хезмәт ордены һәм «Хөрмәт билгесе» ордены, «1941-1945 йй. Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь эшчәнлеге өчен» медале.
  • «РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исеменә лаек булган (1945).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Спасский Николай Сергеевич
  2. Спасо-Преображенский собор в Усолье
  3. 3,0 3,1 3,2 Спасский Николай Сергеевич
  4. Они были первыми… (PDF), archived from the original (PDF) on 2020-11-26, retrieved 2021-10-26 
  5. СПАССКИЙ НИКОЛАЙ СЕРГЕЕВИЧ, ПРОФЕССОР-ФИЗИОЛОГ, archived from the original on 2020-09-16, retrieved 2021-10-26 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]