Нуреддин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нуреддин latin yazuında])

Нуредди́н (иске тат. نورالدين‎) — Нугай Урдасында уң (көнбатыш) канат хөкемдарының титулы, бий белән бергә хакимлек итүче һәм аның варисы. Титулның исеме Идегәй бәкнең улы Нуретдин исеменнән чыга. Вазифаны 1537 елда Идел буе күчеп йөрү җирләрендә идарә итү өчен керткәннәр. 1560 елларга кадәр бер үк вакытта ике нуреддинне билгеләгәннәр: берсе канат башлыгы буларак, икенчесе гаскәр башлыгы буларак; аннан соң бу ике бурычны бер мирза башкарган. Гадәттә нуреддин булып хакимлек итүче бийнең энесе яки улы билгеләнгән.

Кырым ханлыгында берисемле нуреддин титулы булган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]