Ньюфаундленд (утрау)
Күренеш
| ...хөрмәтенә аталган | FETCH_WIKIDATA |
|---|---|
| Халык саны | 479 538 (2016) |
| Җәгърафия | |
| Моның өлеше | Ньюфаундленд һәм Лабрадор |
| АТБ | Ньюфаундленд һәм Лабрадор |
| Ил | Канада |
| Мәйдан | 108,860 км² |
| ДДӨБ | 814 метр |
| Сулык | Изге Лаврентий култыгы, Атлантик океан |
| Координатлар | 48.54167°N 56.125°W |
| 0°0′0″N 0°0′0″E | |
| Arian | Канада дуллыры, Ньюфаундлендский доллар |
Ньюфаундленд — Атлантик океанындагы утрау. Төньяк Американың көнчыгыш ярлары янында, Канадага караган Ньюфаундленд вилаяте составында.
Мәйданы — 111 мең км². Җир өсте — дулкынсыман тигезлек; иң биек урыны 814 м. Сазлыклар һәм күлләр күп. Геологик яктан — Апплачи тауларының дәвамы. Уртача диңгез климаты; гыйнварның уртача температурасы -4°…-10°С, июльнеке +10…+15°. Еллык явым-төшем микъдары 750–1500 мм. Нигездә ылыслы урманнар белән капланган. Гро-Морн һәм Терра-Нова милли парклары бар. Балык тотыла, агач хәзерләнелә.
Баш шәһәре — Сент-Җонс. Аурупалылардан иң беренче булып утрауга кадәр 11 гасырда норманнар йөзеп барып җитәләр.