Нәсими

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәсими latin yazuında])
Нәсими
Туган телдә исем Сәед Имамеддин Нәсими
Туган 1370(1370)

Багдад

гражданлык =
Үлгән 1417(1417)
Алеппо, хәзерге Сүрия
Һөнәре шагыйрь

 Нәсими Викиҗыентыкта

Сәед Имамеддин Нәсими́ (әзери. İmadəddin Nəsimi) — азәрбайҗан шагыйре. Төрки, гарәп, фарсы телләрендә иҗат иткән. Газәл һәм робагыйлар остасы.

Суфыйчылыкның «хәрефчелек» дип аталган фәлсәфи-пантеистик юнәлешен алга ала. Аллаһ белән кеше арасына тигезлек билгесе куя. Кешене олылаганы, тәңреләштергәне өчен «дәһри» диеп игълан ителә, тиресе тунап үтерелә.

Нәсими суфыйчылык тәгълиматын фарсы әлифбасының 32 хәрефе ярдәмендә аңлатып бирә. Аныңча, дөньядагы җанлы һәм җансыз нәрсәләрне хәрефләр ярдәмендә язып була. Аллаһ, галәм, табигать, кеше һ.б. сүзләр хәрефләр ярдәмендә белдерелә ала.

Нәсими — гыйсъянчы шагыйрь, аның шигырьләрен уку, аны искә алу озак еллар тыелган була. Кешене олылавы, тәңреләштерүе белән төрки ренессансына нигез салучыларның берсе.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Куракова Ч.М. Шәрык халыклары әдәбияты тарихы. Лекцияләрнең кыскача конспекты. Казан, 2014.