Олег Күрәзә
Олег Күрәзә | |
---|---|
Новгород кенәзе | |
Вазыйфада 879 – 912 | |
Аңа кадәр | Рюрик |
Дәвамчысы | Игорь Рюрик улы |
Бөек Киев кенәзе | |
Вазыйфада 882 – 912 | |
Аңа кадәр | Аскольд белән Дир |
Дәвамчысы | Игорь Рюрик улы |
Туган | билгесез ? |
Үлгән | 912 Киев, Киев Русе |
Олег, (Олег Күрәзә, бор.-рус. Ольгъ[1], 912 елда вафат булган) — 879 елдан Новгород җире хакиме һәм 882 елдан Киев кенәзе.
Рюрик үлгәч, Новгород җирләре өстеннән хакимлек алган, аның кечкенә улы Игорьның регенты булган. Олег Киевны басып алган һәм башкаласын шунда күчергән. Шулай итеп ул көнчыгыш славяннарның ике төп үзәген берләштергән.
«Вакыт еллары повесте» елъязмасында аның Күрәзә кушаматы китерелә[2]. Новгород елъязмасында борынгырак елъязма җыентыгы фрагментлары сакланган (аңа «вакыт еллары повесте» дә нигезләнә), әмма X гасыр вакыйгалары буенча хронологиядә төгәлсезлекләр бар.
Чыгыш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Елъязмаларда Олег биографиясенең ике версиясе бар: традицион («Вакыт еллары повесте»нда) һәм Новгородның Беренче елъязмасы буенча. «Вакыт еллары повесте» буенча, Олег Рюрикның ырудашы (кабиләдәше) булган. В. Н. Татищев Иоаким елъязмасына сылтама белән аны Рюрикның хатыны абыйсы дип саный, аны Ефанда дип атый[3]. Олегның төгәл чыгышы «Вакыт еллары повесте»ндә күрсәтелми. Аның шәхесенә бәйле риваятьләр шулай ук Одда Орвар турында ярыммифик скандинав сагасында сакланган. Бу Скандинавиядә кенәзнең киң танылуын күрсәтә[4].
879 елда Рюрик үлгәч, Олег Новгородта Рюрикның кечкенә улы Игорьның опекуны буларак кенәзлек итә башлаган[5]. Әмма, археология мәгълүматлары буенча, Новгород IX гасырда әле булмаган[6], ләкин янәшәдә шәһәрчек булган.
Беренче Рюриковичлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Олег // Этимологический словарь русского языка = Russisches etymologisches Wörterbuch : в 4 т. / авт.-сост. М. Фасмер ; пер. с нем. и доп. чл.‑кор. АН СССР О. Н. Трубачёва, под ред. и с предисл. проф. Б. А. Ларина [т. I]. — Изд. 2-е, стер. — М. : Прогресс, 1986—1987.
- ↑ Олег // Малый энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона. — 2-е изд., вновь перераб. и значит. доп. Т. 1-2. — СПб., 1907—1909.
- ↑ Татищев В. Н. История Российская. — Т. 1. — С. 113.
- ↑ Пчёлов Е. В. Рюриковичи. История династии. — С. 48—50.
- ↑ Фурсенко В. Русский биографический словарь : в 25-ти томах.
- ↑ Мурашёва В. В. Эпоха формирования Древнерусского государства (IX—Х вв.) // Меч и златник: К 1150-летию зарождения Древнерусского государства: Каталог выставки. — М.: Кучкино поле, 2012. — С. 38.
- ↑ Новгород кенәзе.
- ↑ Рюриковичлардан түгел.
- ↑ Куе төс белән күрсәтелгән Бөек Киев кенәзләре
- ↑ Рюрик нәселенең туган ботакларын нигез салучылар күрсәтелгән.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Элгәре: Рюрик |
Бөек кенәзе 882–912 |
Аннары: Игорь |
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, Википедиягә ярдәм итә аласыз. |