Святослав Игорь улы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Святослав Игорь улы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Святослав Игорь улы
Lebedev Svyatoslavs meeting with Emperor John.jpg
Бөек Киев кенәзе
Вазыйфада
945 – март 972
Аңа кадәр Игорь (де-факто Ольга)
Дәвамчысы Ярополк Свәтослав улы
Ηугyрыт кенәзе
Вазыйфада
882 – 912
Туган 942[1]
?
Үлгән 972 яки 973
Днипро
Җефет Предслава[d]
Балалар Ярополк Олег Владимир
Әни Ольга
Әти Игорь рүрик улы

Свәтослав Игорь улы — (туу елы билгесез - 972 яки 973 елны үлгән), Бөек Киев кенәзе (945-972), гаскәр башлыгы.

Формаль рәвештә 3 яшьтән бөек кенәз вазифасында булган, ләкин бәйсез идарәсе 964 елда гына башланган. Свәтослав гел яуларда булганга күрә чынында аның әнисе - Ольга Киев шәһәрендә идарә иткән.

Яулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

964-966 елларны кенәз Свәтослав вәтичларны хәзәр хакимиятеннән азат иткән һәм аларны Бөек Киев кенәзлегенә буйсындырган.

960 елларда Хәзәр каһанатына каршы сугышкан, җиңгәннән соң, хәзәр башкаласын Саркыл (Саркел) шәһәрен басып алып җимергән.

968-969 елларда Дунай буе Болгары иленә, 970-970 елларда Византиягә каршы сугышкан, праваслау христиан дәүләтләренә күп зыян китергән.

Покрау бәйрәме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Константинопольга каршы яу белән баргач, Свәтослав бөек шәһәрне чолгап алган, һәм праваслау ривәяте буенча: Изге Ана Константинополь шәһәрен вәхши мәҗүси Свәтослав гаскәрләреннән каплап саклаган. Шул вакыттан праваслау чиркәве (шул исәптән Рус чиркәве) - мәҗүси рус гаскәрләреннән коткаруны - Покрау бәйрәмен бәйрәм итә.

Үлем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Свәтослав Византияга каршы сугышканнан соң Византия һәм кыпчаклар бергәлек төзегән. Дунай буе Болгары иленә яудан кайтканда Свәтослав 972 елда кыпчаклар тарафыннан Днепр елгасында үтерелгән. Рус кулъязмалары[2] буенча, Курә - кыпчак башлыгы Свәтослав баш сөягеннән касә ясап, шул кадәхтән эчкән.

Беренче рүриковичлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Беренче рүриковичлар

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рыбаков Б. А., Древнәя Русь. Сказания. Былины. Летописи, [М., 1963].
Элгәре:
Игорь
Бөек Киев кенәзе
945972
Аннары:
Ярополк
  1. Е. К. Святослав Игоревич // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1900.
  2. «ᴨувᴎс временных лет»