Очкылык үләне
Очкылык үләне | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Berteroa DC., 1821[1] |
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | Alysseae[d][1] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 33[d] һәм Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 33[d] |
Очкылык үләне ( лат. Berteróa ), кыркырый - әвернә чәчәклеләр семьялыгыннан бер-, ике- яки күпьеллык үләнчел үсемлек ыругы.
Таралуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]8 төре билгеле. Европа һәм Азиядә таралганнар һәм Төньяк Америкага китерелгәннәр. Чүп үләне буларак ташландык урыннарда үсә. Рәсәйнең урта өлешендә майдан октябрьгә кадәр чәчәк ата.
Татарстан территориясендә бер төре — соры очкылык үләне (B. incana) бар; республиканың бөтен территориясендә таралган. Коры тау битләрендә, юл буйларында, шулай ук чүп үләне буларак чәчүлекләрдә үсә.
Ботаник тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]20–50 см биеклектәге соргылт төстәге бер-, ике- яки күпъеллык үсемлек, йолдызсыман төкчәләр белән капланган.
Тамыры — үзәк.
Сабагы туры, тармакланган.
Яфраклары бөтен, чиратлашкан, чит-читләре вак тешле, озынча яки ланцетсыман.
Чәчәкләре вак, ак төстә, куе башчалы чукка җыйналаган. Серкәчләре озын.
Җимешләре — ике капкачлы, озынча түгәрәк, кузакча, йөнтәс-йомшак.
Орлыклары — яссы, көрән. Май–сентябрьдә чәчәк ата. Орлыктан үрчи (бер үсемлек 1,5 меңгә кадәр орлык бирә, шыту сәләтен туфракта берничә ел саклый).
Куллану
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Үсемлектә органик кислоталар, алкалоидлар, флавоноид, кумарин, дуплау матдәләре, майлар бар.
Халык медицинасында үлән төнәтмәсе ялкынсынуга каршы чара буларак кулланыла.
Баллы үсемлек.[2]
Исеме
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ыругның фәнни исеме (Berteroa) Италия ботанигы Карло Бертеро хөрмәтенә бирелә.[3] Ул Көнбатыш Индиядә һәм Чилида флораны өйрәнү һәм гербарий үрнәкләрен җыю белән данлыклы.
Татар телендәге "очкылык үләне" исеме үсемлекнең халык медицинасында тын кысылу һәм көзән җыеруларны дәвалау өчен кулланылышын чагылдыра [4] .
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Al-Shehbaz I. A. A generic and tribal synopsis of the Brassicaceae (Cruciferae) // Taxon: Official News Bulletin of the International Society for Plant Taxonomy — Utrecht: IAPT, Wiley, 2012. — ISSN 0040-0262; 1996-8175 — doi:10.1002/(ISSN)1996-8175
- ↑ https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/ochkylyk-lne Онлайн - энциклопедия Tatarica
- ↑ Burkhardt L. Verzeichnis eponymischer Pflanzennamen : Калып:Lg = Index of Eponymic Plant Names = Index de Noms Eponymes des Genres Botaniques. — Berlin : Botanic Garden and Botanical Museum Berlin : Freie Universität Berlin, 2016. — S. B-42. — 1119 S. — ISBN 978-3-946292-10-4. — DOI:10.3372/epolist2016.
- ↑ Бугаёв И.В. . — ISBN 5-91302-094-4.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Буш Н. А. Род 636. Икотник — Berteroa DC. // Флора СССР = Flora Страница Калып:Comment/styles.css не имеет содержания.URSS : в 30 т. / гл. ред. В. Л. Комаров. — М. ; Л. : Изд-во АН СССР, 1939. — Т. 8 / ред. тома Н. А. Буш. — С. 338—340. — 696, XXX с. — 5200 экз.