Петар Живкович
| Петар Живкович | |
|---|---|
| Туган | 1 гыйнвар 1879[1] Неготин, Сербия |
| Үлгән | 3 февраль 1947[1][2] (68 яшь) Париж |
| Күмү урыны | Яңа зират[d] |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Белград үнивирситите[d] |
| Һөнәре | сәясәтче, хәрби хезмәткәр |
| Сәяси фирка | Югослав милли фиркасе[d] |
| Хәрби дәрәҗә | генерал[d][3] |
Петар Живкович (серб. Петар Живковић, Petar Živković, 1 гыйнвар 1879, Неготин, Сербия кенәзлеге[4]—3 февраль 1947, Париж, Франция) — серб дәүләт эшлеклесе, генерал, Балкан сугышларында һәм Беренче бөтендөнья сугышында катнашучы.
Белград хәрби академиясен (1889) бетергән; хәрби хезмәттә (Ниш, 1899-1902), Сербия корольы Александр Iны тәхеттән төшерүдә катнаша (1903), король гаврдиясе командиры (1909-1912), король сарае маршалы урынбасары, корольның беренчы адъютанты (1916-1917), король гвардиясе башлыгы (1917-1928), Серблар, хорватлар һәм словеннар корольлыгы министрлар шурасы рәисе һәм эчке эшләр министры (1929-1932), СХСК хәрби министры (1934-1935), Югослав милли фиркасе башлыгы (1936-?), мөһаҗирлектә (1941-1947), Югославиянең коммунистик хакимияте тарафыннан үзе югында үлем җәзасына хөкем ителгән (1946).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 Encyclopædia Britannica
- ↑ Brozović D., Ladan T. Hrvatska enciklopedija — LZMK, 1999. — 9272
- ↑ Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ Бор округы, Сербия