Милан Сршкич
Милан Сршкич | |
---|---|
![]() | |
Туган | 3 февраль 1880 Београд, Сербия кенәзлеге[d] |
Үлгән | 12 әприл 1937 (57 яшь) Београд, Югославия кыйраллыгы |
Үлем сәбәбе | авыру |
Һөнәре | сәясәтче |
Сәяси фирка | Югослав милли фиркасе[d] |
Милан Сршкич (серб. Милан Сршкић, Milan Srškić, 3 март 1880, Белград, Сербия кенәзлеге[1]—12 апрель 1937, Белград, Югославия кыйраллыгы) — серб дәүләт эшлеклесе.
Вена университетын бетергән. Беренче бөтендөнья сугышына хәтле адвокат һәм журналист, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Аустрия-Маҗарстан гаскәреннән Рәсәйгә качып киткән; аннары Сербия гаскәрендә, Аурупа илләрендә (Юнанстан, Италия, Эсвичрә, Берләшкән Кыйраллык) мөһаҗирлектә, Серблар, хорватлар һәм словеннар кыйраллыгы урманнар һәм шахталар министры (1922-1924), СХСК эчке эшләр министры (1924, 1932), СХСК Оештыру скупштинасы һәм кануннарны раслау министры (1924-1927, 1929-1931), СХСК дин министры (1927), СХСК министрлар шурасы каршындагы министр (1931-1932), СХСК министрлар шурасы рәисе һәм авыл хуҗалыгы министры (1932-1934), пәртфилсез министр (1934).