Петро Панч
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык |
Россия империясе СССР |
Хезмәт итүе | СССР |
Туу датасы | 22 июнь (4 июль) 1891 |
Туу урыны | Валкы[d], Харьков губернасы, Россия империясе |
Үлем датасы | 1 декабрь 1978 (87 яшь) |
Үлем урыны | Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Җирләнгән урыны | Байкове зираты[d] |
Язма әсәрләр теле | украин теле |
Һөнәр төре | язучы, прозачы, навилис |
Әлма-матер | Сергиевское артиллерийское училище[d] |
Сәяси фирка әгъзасы | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Гаскәр төре | Армия Украинской Народной Республики[d] |
Әгъзалык | СССР язучылар берлеге |
Жанр | роман, повесть[d] һәм хикәя[d] |
Бүләкләр | |
Петро Панч Викиҗыентыкта |
Петро Панч (укр. Петро Панч; чын исеме һәм фамилиясе Петр Иосифович Панченко, укр. Петро Йосипович Панченко; 1891—1978) — украин совет язучысы.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Балта остасы гаиләсендә туган, әтисе тәгәрмәчләр җитештерү белән шөгыльләнгән. 1906 елда югары башлангыч училищены бетерү белән Валкида писарь булып эшли, ары Харьковта Аксөяк кызлар Институты канцеляриясендә эшли.
1915 елда Полтавада җир үлчәүчеләр училищесында укый, ләкин озакламый мобилизацияләнә, рус армиясенә алына.
1916 елда Одесса Сергиев артиллерия училищесының тизләтелгән курсын тәмамлаганнан соң, прапорщик чинында Беренче дөнья сугышында катнаша.
1917-1921 еллардагы ватандашлар сугышларында катнаша. 1918 елның ноябреннән 1919 елның декабренә кадәр — артиллерия полкы офицеры, Украина халык республикасы армиясендә хезмәт итә. 1920 елның гыйнварында гаскәрләре группасы составында УССР хөкүмәте ягына күчә. Эшче-авылдаш Кызыл армиясе командиры сыйфатында хезмәтен дәвам итә [1].
1921 елның көзендә демобилизацияләнә. Землемер булып эшли, әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый. Аның тәүге очеркы, хикәясе җирле "Неимущий крестьянин" район газетасында 1921 елдан басыла башлаган. Гәжит редакторы Шевченко Иван Демьянович "Пан" дип кенә куелган башлангыч мәкаләнең култамгасына "Ч" хәрефе өсти - имеш, нинди "пан" ди ул! Күренекле прозаик шулай псевдоним алган. Озакламый бер-бер артлы «Там, де верби над ставом», «Гнізда старі» (1923); «Поза життям» (1924); «Солом'яний дим» (1925); «Мишачі нори» (1926) китаплары; «Голубі ешелони» (1928) дигән повестьлар җыентыгы дөнья күрә.
1923-1938 елларда — «Червоный шях» һәм «Радянська литература» украин журналлары редакциясе хезмәткәре булып китә. «Плуг», «ВАПЛІТЕ», «Бөтен Украина пролетар язучылар берлеге» әдәби оешмаларына әгъза булып керә. Харьковта яши.Мәдәниятне яклау буенча Бөтендөнья конгрессында (Париж, 1935) катнаша.
1939-1940 елларда Львов язучылар оешмасын җитәкли.
Башкортстанда эвакуациядә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бөек Ватан сугышы елларында күпмедер вакыт Башкорт АССР-ның башкаласы Өфедә яши, Мәскәүдә «Радянська Украна» радиостанциясенең әдәби бүлегенең баш мөхәррире була.
Петро Панч «На Калиново мосту» дигән әсәрендә болай дип яза:
«Размещая прибывших украинцев, башкирские писатели отнеслись к нам по-братски: каждый из башкирских писателей дал пристанище украинскому писателю или его семье, художник — художнику... Александр Копыленко поселился на улице Худайбердина, густо поросшей травой, Юрий Яновский — на улице Карла Маркса. Я с семьей — у башкирского поэта Сайфи Кудаша, на Гоголевской». В годы войны С. Кудаш был председателем правления Союза писателей Башкирии, а Яков Городской — секретарем парторганизации объединенных украинского и башкирского союзов писателей. Это обстоятельство, безусловно, плодотворно сказалось на творческих контактах писателей. |
Сугыштан соң
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1949-1953 еллар — Украина совет язучылары берлегенең Харьков оешмасы җитәкчесе.
1966-1969 еллар — Украина язучылары берлегенең идарә секретаре.
1940 елдан КПСС әгъзасы.
1978 елның 1 декабрендә вафат булган. Киевта җирләнгән.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Тинченко Я. Ю. Офицерский корпус армии Украинской Народной Республики
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Большая Советская Энциклопедия http://bse.sci-lib.com/article086690.html Панч Петро
- И. Лысенко Вәливка энциклопедия. В 2 к. к. 1, стр. 377 – Харьков;Киев; Нью-Йорк, 2000
- Панч, Петро
- Панч Петро
- Петро Панч. «Без козыря» (сборник произведений). — Харьков: Фолио, 2009.
Бүләкләре һәм премияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- УССР-ның Тарас Шевченко исемендәге Милли премиясе (1965)
- ике Ленин ордены ( 24.11.1960)
- Халыклар дуслыгы ордены (02.07.1976)
- Кызыл Йолдыз ордены
- «Почёт билгесе» ордены (31.01.1939)
- медальләр
Истәлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Киевта1938-1958 елларда Петро Панч яшәгән һәм эшләгән йорт кабыргасына мемориаль такта куелган.
- 1989 елда Киевның бер урамына Петро Панч исеме бирелгән