Пётр Порошенко

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пётр Порошенко latin yazuında])
(Петр Порошенко битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Пётр Порошенко
Official portrait of Petro Poroshenko.jpg
Туган телдә исем укр. Петро Олексійович Порошенко
Туган 26 синтәбер 1965(1965-09-26)[1][2][…] (54 яшь)
Болһрад[d], Әдис өлкәсе, Украин Совет Социалистик Җөмһүрияте, ССҖБ
Яшәгән урын Киев
Ватандашлыгы Flag of Ukraine.svg Украина
Әлма-матер Киев милли университетының халыкара мөнәсәбәтләр институты[d]
Һөнәре эшмәкәр, сәясәтче, дипломат, икътисадчы, эшкуар
Сәяси фирка Безнең Украина[d], Социал-демократическая партия Украины (объединённая)[d], Төбәкләр фиркасе[d] һәм Европейская солидарность[d]
Җефет Марина Порошенко[d]
Балалар Алексей Петрович Порошенко[d]
Ата-ана
Кардәшләр Михаил Алексеевич Порошенко[d]
Гыйльми дәрәҗә: юридик фәннәр нәмзәте[d]
Petro Poroshenko Signature 2014.png

Commons-logo.svg Пётр Порошенко Викиҗыентыкта

Пётр Алексей улы Порошенко (укр. Петро Олексійович Порошенко, 26 синтәбер 1965, Болград) — украин дәүләт, сәясәт эшлеклесе һәм эшмәкәре, бишенче Украина президенты.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балачак һәм яшьлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пётр Порошенко 1965 елның 26 сентябрендә Болград шәһәрендә туган. Әтисе — Алексей Иван улы Порошенко (1936), Сафьяны авылында туган (Әдис өлкәсенең Измаил районы), әнисе — Евгения Сергей кызы Порошенко (Григорчук) (1936), Кугурлуй-Матроска авылында туган (Әдис өлкәсенең Измаил районы).

1989 елда Порошенко Киев дәүләт университетының икътисад һәм «халыкара икътисади мөнәсәбәтләр» белгечлеге буенча халыкара хокук факультетын тәмамлый.

Эшкуарлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югары белемен алгач, Порошенко какаобобларны сату бизнесып башлап җибәргән. 1990-елларда ул берничә кәндитир ширкәтен сатып алып, аларны Украинада «Рошен» исемле кәндитир әйберләр җитештерү буенча иң эре төркеменә берлшәтергән.

Әлеге вакытта Порошенконың эшкуарлык империясенә берничә автомобиль һәм автобус заводы, бер телеканал, верфь һәм башка ширкәтләр керә.

«Форбс» исемлеге буенча 2014 елның июнендә $1,3 млрд капиталына ия булган Порошенко Украинаның иң бай кешеләр исемлегендә алтынчы урынында булган.[4]

Сәяси эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1998 елда Порошенко Украинаның Югары Радасы депутаты булып җиткән һәм аның әгъзасы булып 2014 елга кадәр торган.

2005 елда Украина милли иминлек шурасы рәисе итеп билгеләнә, әмма бу вазыйфасында ярты ел гына тора. 2009—2010 елларда Украина чит ил эшләре министры. 2012 елның март-декабрендә Украина икътисади үсеше һәм сәүдә министры.

Евромәйдан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Евромәйдан вакытында протестчылар ягында торган. Матбугатта Порошенконың Мәйданның төп спонсоры булуы турында сүз барган.[5]

2014 елның 25нче маенда үткәрелгән чираттан тыш президент сайлауларында (Донецк hәм Луганск өлкәләрендә үткәрелмәгән диярлек) Порошенко, сайлаучылар тавышларының 54,70% өлешен алып (9 856 911 тавыш, 2010 елда Янукович 12 481 266 тавыш алды), беренче турда Украина президенты итеп сайланылган.[6]

Poroshenko 2014(PR).png

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]