Петр Сокур

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Петр Сокур latin yazuında])
Петр Сокур
Туган телдә исем Сокур Пётр Трофимович
Туган 5 сентябрь 1901(1901-09-05) (122 яшь)
Украинаның Винница өлкәсе Тростянец районы Демковка авылы
Үлгән 11 октябрь 1987(1987-10-11) (76 яшь)
Калуга өлкәсенең Думиничи районында Брынь авылы
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Нижын дәүләт үнивирситите[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре •Советлар Союзы Герое (СССР Югары Советы Президиумының 13.08.1941 Указы нигезендә бүләкләнгән), Ленин ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Алтын Йолдыз» (№ 526) медале
Хәрби дәрәҗә Капитан

 Петр Сокур Викиҗыентыкта

Петр Сокур - капитан , Советлар Союзы Герое

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сокур Пётр Трофимович 1901 елның 5 сентябрендә Украинаның Винница өлкәсе Тростянец районы Демковка авылында крестьян гаиләсендә туган. Украин милләтеннән. 1939 елның 13 декабреннән Кызыл Армиягә алына Совет-фин сугышында катнаша. 1941 елдан – Бөек Ватан сугышында. 335 нче укчылар полкы (8 нче укчылар бригадасы, 23 нче армия, Ленинград фронты) укчысы, отделение командиры Пётр Сокур Ханко ярымутравындагы сугышларда батырлык күрсәтә. Сокур, дозорда вакытында, иптәше Андриенко белән 13 дошман солдатын юкка чыгара һәм өчесен әсирлеккә төшерә. Кызыл Байраклы Балтыйк флоты командующие вице-адмирал Трибуц кул куйган бүләкләү кәгазендә түбәндәгечә язылган: «Кызылармияче Сокур акфиннар белән көрәштә үзен батыр, курку белмәс, каһарман буларак танытты. Дошманның 4 снайперын, 6 автоматчысын, 3 солдатын үтерде. Камалышта вакытта төз атып пулемётчыларны, автоматчыларны һәм офицерларны кырды, өч финны коралсызландырып, аларны команда пунктына китерде». Кызылармияче П.Т. Сокур «Алтын Йолдыз» (№ 526) медале белән бүләкләнә. 1942 елның 23 апреленнән П.Т. Сокур – Ленинград фронтында рота командирының сәяси часть буенча урынбасары. Курслар тәмамлагач, Мәскәү, Смоленск һәм Калуга өлкәләрендә район хәрби комиссары булып хезмәт итә. 1943 елның июненнән – Казан танк училищесы каршындагы командирлар составы хәзерлеген камилләштерү курслары тыңлаучысы. 1953 елның 18 июленнән капитан П.Т. Сокур запаска чыга. Калуга өлкәсенең Думиничи районында Брынь авыл Советы рәисе булып эшли. 1987 елның 11 октябрендә шунда вафат була.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Советлар Союзы Герое (СССР Югары Советы Президиумының 13.08.1941 Указы нигезендә бүләкләнгән)
  • Ленин ордены
  • I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
  • «Алтын Йолдыз» (№ 526) медале

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]