Портал:Идел буе Болгары/Кереш сүз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Идел буе Болгары/Кереш сүз latin yazuında])
Болгар тамгасы

Идел буе Болгары (Болгар, чуаш. Атӑлҫи Пӑлхар) – VIIXIII гасырларда яшәгән, Идел һәм Чулман елгалары бассейнында урнашкан дәүләт. Монголлар тарафыннан XIII гасырда җимерелгән һәм җирләре Монгол империясеннән соңгарак чыккан Алтын Урдага керә.

Идел Болгары заманына күрә зур мәйдан биләгән. 10-11 йөзләрдә төньяк чиге Каманың уңък яры, көнбатышта сул тармаклары белән бергә Зөя елгасы, көнчыгышта Шушма елгасы буйлап үткән, ә көньяк чикләре хәзерге Самар тугаена - Җигүле таулары янында Иделнең зур борылышына кадәр барып җиткән.

Соңрак, Идел Болгары чәчәк аткан чорларда аның чикләре киңәйгән. Мәсәлән, төньяк чикләре Казан елгасына кадәр күтәрелгән.