Портал:Индуизм/Яңа мәкаләләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Индуизм/Яңа мәкаләләр latin yazuında])

Гурукула — Һинд дине мәктәбе, Мәктәп-интернат төрләренең берсе. Традицион рәвештә, студентлар яки укучылар үзләренең гурулары ашрамында яшәгән. Гурукула үзләренең иҗтимагый торышына карамастан бергә бертигез яшәгән урын. Алар гуруларыннан өйрәнгәннәр һәм аңа көнкүрештә хезмәт иткәннәр, аның киемнәрен юып, ризык пешереп һ.б.

Бу парампара дип аталган укытучыдан өйрәнчеккә белем тапшыру традициясе тарихи рәвештә Һинд диненең өлеше булып торган, ләкин соңрак башка Һиндстан диннәре тарафыннан үзләштерелгән. Студентлар гуруга укулары өчен түләмәгәннәр, ләкин укулары беткәч, алар аңа гуру-дакшина дип аталган иганә биргәннәр. Гуру-дакшина ашрамнан китәр алдыннан укучыларның гуруларына соңгы иганәсе булган.