Портал:Ислам/Ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ислам/Ислам latin yazuında])

بسم الله الرحمن الرحيم[вики-текстны үзгәртү]

Ислам (гарәп.الإسلام — Islām — Аллаһка буйсыну) - ибраһим диннәре буларак билгеле булган өч монотеистик диннең берсе, барлык кыйтгаларда да таралган дөньякүләм дин. Нигезендә - бердәнбер аллага - Аллаһка ышану, Аңа гына гыйбадәт кылу һәм Мөхәммәд саләллаһу галәйхи үәсәлләмне Аның соңгы рәсүле (пәйгамбәре) итеп тану ята. Ислам VII гасырда Гарәбстан ярымутравының көнбатышында, Хиҗаз дигән тарихи урында барлыкка килә. Ислам "Биш багана"га нигезләнә: иман шәһадәсе - калимәи-шәхәдәне (гарәп. شهادة) әйтү, һәм шуңа ышану; көндәлек биш вакыт намаз; Рамазан ае уразасы; хәер - зәкат бирү; Хаҗ. Мөселманнар үзләрен "мөслим" (мүслим) диләр, ләкин Көнбатышта аның үзгәртелгән төрен - "мөселман" сүзен кулланалар.