Эчтәлеккә күчү

Портал:Кайбыч районы/Кайбыч шәхесе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кайбыч районы/Кайбыч шәхесе latin yazuında])

Андрей Евдоким улы Кошкин - 106нчы аерым күзәтчелек ротасы (Дала фронтының 37 армиясенең 110нчы гвардия-укчы дивизиясе) күзәтүчесе, кече сержант. Бүгенге ТР Кайбыч районына керүче Зур Подберезье авылында крестьян гаиләсендә туа.

1941 елның июнендә Кызыл Армиягә чакырыла. Сугышта 1942 елның августыннан катнаша. Днепрдан сул як Украинаны азат иткәндә батырлыгын күрсәтә.

1944 елның 22 февралендә СССРның Югары Советы Президиумы указы нәтиҗәсендә Кошкин Андрей Евдоким улына Советлар Союзы Герое исеме, Ленин ордены, "Золотая Звезда" (№ 2495) медале бирелә. 1943 елның 26 октябрендә Красное Знамя медален ала.

Кайбыч районы белән бәйле шәхесләрне биредә таба аласыз.