Портсмут солых килешүе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Портсмут солых килешүе
Портсмутский мирный договор
ポーツマス条約
Treaty of Portsmouth.jpg
Портсмутта сөйләшүләр (1905) 
Имзаланган
— урын
5 (23) сентябрь 1905
АКШ байрагы Портсмут (Нью-Һемпшир)
Көченә кергән 5 (23) сентябрь 1905
Көчне югалткан 2 сентябрь 1945
Имзалаучылар Сергей Витте, Роман Розен
Комура Дзютаро, Такахира Когоро
Яклар Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Япон империясеFlag of Japan (1870-1999).svg Япон империясе
Телләр япон, урыс
Wikisource-logo.svg Викитекада текст бар:
Портсмутский мирный договор

Портсмут солых килешүе (рус. Портсмутский мирный договор, яп. ポーツマス条約 по:цумасу дзё:яку?) — 1904-1905 елгы урыс-япон сугышына тәмам куйган солых килешүе (солыхнамәсе). 1905 елның 23 августында (5 синтәбрендә) АКШдагы Портсмут шәһәрендә имзаланган.

Русия ягыннан килешүне Сергей Витте һәм Роман Розен, япон ягыннан — Комура Дзютаро һәм Такахира Когоро имзалаганнар.

Портсмут солых килешүе түбәндәге солых килешүләрнең көчен туктатты:

  • Япония һөҗүм иткән чакта Русия һәм Кытайның хәрби берлек төзүне күздә тоткан Русия империясе һәм Кытай арасында берлек килешүе (1896)
  • Ляодун ярымутрауны куртымга алу хокукын биргән 1898 елдагы урыс-кытай конвенциясе.

Килешү 15 маддәдән торган. Килешү буенча, Русия Кореяне Япония йогынты сферасы буларак таный, Ляодун ярымутравына куртым хокуклары Япониягә күчә, Көньяк-Манҗур тимер юлының өлеше (Порт-Артурдан алып Куаньчэнцзыга кадәр) Япония кулына күчә, 9 маддәсе буенча Русия Япониягә Көньяк Сахалинны биреп калдырган, 12 маддәсендә яклар Япон, Охот һәм Беринг диңгезләрнең Русиянеке ярларында балык тоту турында конвенция төзергә риза булганнар. 7 нче маддәсендә яклар манҗур тимер юлларны тиҗари (коммерция) максатларында гына кулланырга вәгъдә биргәннәр.

1945 елның 2 сентябрендә, Японияне Икенче бөтендөнья сугышында тар-мар ителгәннән соң, Портсмут солых килешүе үз көчен туктатты.