Путһиа Гыйбадәтханә Комплексы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Путһиа Гыйбадәтханә Комплексы latin yazuında])
Путхиада Шив Сагар күле янында Шива Гыйбадәтханәсе. Сул якта Ротһ гыйбадәтханәсе.
Панчаратна Говинда Гыйбадәтханәсе

Путһиа Гыйбадәтханә Комплексы Бангладешта, Раджшаһи районында Путһиа Упазилада мәшһүр Һинд дине гыйбадәтханәләре кластеры. Раджшаһи шәһәреннән 23 км көнчыгышта урнашып аның Бангладешта иң күп тарихи гыйбадәтханәсе бар.[1] Гыйбадәтханә Путхиа Радж гаиләсенең Һинд дине Заминдар Раджалары тарафыннан төзелгән булган, алар Раджшахиның филантроплары булган. Гыйбадәтханә терракоттадан типик Джор-бангла архитектурасын башка йогынтылар белән кушып ясалган. Раджбари яки Путһиа Раджасы Сарае һәм Дол Манча комплексның өлеше булып тора.[2] Гыйбадәтханә җәелгән чирәм кыры белән күл тирәли урнашкан.[3] Путхиа Радж гаиләсе 16-ынчы гасырда яшәгән Бхатсачарья дигән изге кеше тарафыннан нигезләнгән булган. Могол императоры Әкбәрнең губернаторы конфискацияләнгән җирне изге Бһатсачарьяга галим булган өчен бүләк иткән, әмма ул бөлгән. Шулай да аның улы Питамбарга Лашкарпур утары бирелгән булган. Үлеменнән соң аның улы Ниламбар Император Җаһангирдан Раджа титулын алган. Путһиа Патша Гаиләсе утары Британия Бенгалиясендә зурлыгы буенча икенче һәм иң бай булып тора. Һиндстанның бүленүеннән соң, Пакистани хөкүмәте заминдари системасын юк иткән һәм барлык Һинду биләмләрен конфискацияләгән. Патша гаиләсе шуннан соң бераз вакыт узганнан соң Һиндстанга миграцияләгән.

Панча Ратна Говинда Гыйбадәтханәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Путхианың иң бөек гыйбадәтханәсе, Говинда Гыйбадәтханәсе унтугызынчы гасыр уртасында Путхианың патшабикәсе тарафыннан төзелгән булган. Гыйбадәтханә Ходай Кришнага багышланган, чөнки Путһиа патша гаиләсе Радһамоһана Тһакура тарафыннан Вайшнавизм дини агымына күчерелгән булган. Гыйбадәтханә Кришна һәм Радха арасында илаһи кавышуны сурәтләүче гаять матур терракотта бизәлешенә ия. Гыйбадәтханәнең яшәеше якындагы нигезләнгән колледж булуы һәм саклау булмавы куркынычы яный. Гыйбадәтханә 1823 һәм 1895 ел арасында төзелгән булган.[4]

Бхубанешвар Шива Гыйбадәтханәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шива гыйбадәтханәсендә Шива Линга.

Бхубанешвар Шива Гыйбадәтханәсе Бангладешта иң зур Шива гыйбадәтханәсе булып тора. 1823 елда Раджа Джагат Нараян Ройның тол хатыны Рани Бһубонмойи тарафыннан төзелеп, аннан Шив Сагар күленә манзара бар. Бу бизәкле гыйбадәтханә төньяк Һиндстанда таралган биш шпиль стиле (Панча Ратна) гыйбадәтханәсенең импозант гыйбадәтханә архитектура өлгесе булып тора. Коридорларда Җайпури архитектурасының әз генә йогынты бар һәм санктуарийда бик зур кара базальт Шива Линга ята, ул илдә иң зурысы. Ул таштан киселгәннәр һәм сынчылык эшләре белән бизәлгән, алар 1971 елда which were disfigured during the Бангладеш Азат итү сугышы вакытында җимерелгән булган. Бәреп керүче Пакистан армиясе Шива Линганы урыныннан күчерергә һәм ватарга маташкан әмма торыш урыныннан күчерергә әзер булмаганнар. Гыйбадәтханә хәзер сакланып торган һәйкәл булып тора.[1]

Җаганнатх Гыйбадәтханәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җаганнатх Гыйбадәтханәсе (шулй ук Ротх Гыйбадәтханәсе буларак мәгълүм) Кришна формасы Ходай Джаганнатхка багышланган. Ул Бәнгәл архитектурасының бик яхшы мисалы булып тора, аның катлаулы бизәлешләре һәм терракота рельефлары бар, үлчәмнәре 5м-га 5м.[5]

Чһота Анһик Мандир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чһота Анһик Мандир Путһиа Гыйбадәтханә комплексында кечкенә Һинду гыйбадәтханәсе булып тора. Ул Панчаратна Говинда гыйбадәтханәсе янында урнашкан.

Чаучһала Чһотта Говинда Мандир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чаучһала Говинда Мандир Путһиа комплексында Һинду гыйбадәтханә. Гыйбадәтханә 1790-ынчы-1800-енче еллар чоры белән даталана. Көньяк алды киң рәвештә терракотта такталар белән бизлгән, аларда Вишнуның ун инкарнациясе сурәтләнгән, Ланкаканда Рамаяна эпосы бүлеге, Радха-Кришна эпик хикәяләре, чәчәк дизайны һәм геометрик сәнгать һәм чорның яшәүчеләре сәхнәләре.

Бара Анһик Мандир[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бара Анһик Мандир (Зур Анһик Гыйбадәтханәсе) Путһиа Гыйбадәтханә Комплексында Һинд дине гыйбадәтханәсе. Ул комплексның көнбатыш ягында Чаучала Чһота Говинда Мандир янында тора һәм көнчыгышка таба юнәлгән. Архитектур яктан ул Бангладешта аермалы булып тора, тагын шундые Фәридпур районында Раджарам Мандир. Ул Путхианың Раджалары тарафыннан төзелгән булган.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 McAdam, Marika. (2004) Lonely Planet's Bangladesh. pp. 114-115.
  2. The Daily Star
  3. The National
  4. Bangladesh News 2009 елның 5 май көнендә архивланган.
  5. Know Bangladesh(үле сылтама)
  • Rajshahi Jela Somity : An introduction to Rajshahi, the heartland of Varendra by Dr.NAZIMUDDIN AHMED

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]