Пәнаһ Хөсәенов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пәнаһ Хөсәенов latin yazuında])


Пәнаһ Хөсәенов
Туган телдә исем әзери. Pənah Çodar oğlu Hüseynov
Туган 28 октябрь 1957(1957-10-28) (66 яшь)
Сабирабад, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы
Ватандашлыгы  Әзербайҗан
Әлма-матер Бакы дәүләт университеты
Һөнәре сәясәтче, тарихчы
Сәяси фирка Народный фронт Азербайджана[d] һәм Q12836624?

 Пәнаһ Хөсәенов Викиҗыентыкта

Пәнаһ Чодар улы Хөсәенов (әзери. Pənah Çodar oğlu Hüseynov; 1957 елның 28 октябре, Гарагашлы, Сабирабад районы, Азәрбайҗан ССР, ССРБ) — Азәрбайҗан дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, Дәүләт секретаре һәм Азәрбайҗан премьер-министры (1993 елда).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пәнаһ Хөсәенов 1957 елның 28 октябрендә Азәрбайҗан ССРның Сабирабад районы Гарагашлы авылында колхозчы гаиләсендә туган.

1980 елда Азәрбайҗан дәүләт университетының тарих факультетын, соңрак Азәрбайҗан ССР фәннәр академиясенең фәлсәфә һәм хокук институты аспирантурасын тәмамлый.

Сабирабад районы колхозара төзелеш идарәсендә эшче, аннары туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре, Азәрбайҗан фәннәр академиясенең фәлсәфә һәм хокук институтының фәнни хезмәткәре булып эшли.

1992 елның маеннан — Азәрбайҗан Республикасы Дәүләт секретаре. 1993 елда Азәрбайҗан премьер-министры вазыйфасын башкара.

Отставкадан соң оппозиция лидерларының берсе була. Азәрбайҗанның халык фронтын гамәлгә куючыларның берсе, Азәрбайҗан халык фронтының башкарма комитеты рәисе.

2003 елда Азәрбайҗанда президент сайлауларыннан соң[1], 15-16 октябрьдә Бакыда тәртипсезлекләрне оештыруда гаепләнеп кулга алына[2]. 2004 елның октябрендә дүрт елга һәм алты айга ирегеннән мәхрүм ителгән[3]. 2005 елның мартында амнистия нәтиҗәсендә азат ителә[4].

2005 елның 6 ноябрендә 63 нче Сабирабад беренче округы буенча Азәрбайҗан парламенты депутаты итеп сайлана[5].

2010 елда Бакыдан сайланырга тели, әмма парламентка уза алмый[6]. 2015 елда янә 63 нче Сабирабад беренче округы буенча сайланырга тели[6], тик Эльчин Гулиев җиңү яулый[7].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]