Раиса Ерусланова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Раиса Ерусланова latin yazuında])
Раиса Ерусланова
Туган телдә исем Раиса Илья кызы Ерусланова
Туган 2 апрель 1938(1938-04-02) (85 яшь)
Кече Мәме, Кайбыч районы, ТАССР
Милләт чуаш
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре галим
Бүләк һәм премияләре «Халыклар Дуслыгы» ордены
«Чуваш Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены

Раиса Илья кызы Ерусланова (чуаш. Ерусланова Раиса Ильинична; 02.04.1938; Кече Мәме, Кайбыч районы, ТАССР) — дәүләт эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты, профессор (2001), Чувашия Республикасы (1998) һәм Россия Федерациясенең халыкны социаль яклау буенча атказанган хезмәткәре (2004).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Раиса Илья кызы Ерусланова 1938 елның 2 апрелендә Татарстан АССРның Кайбыч районы Кече Мәме авылында туган.

Раиса Ерусланова Казан медицина институтын һәм КПСС ҮК каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясен тәмамлаган.

1959-1971 елларда Чувашия АССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика стоматология сырхауханәсендә эшли: табиб–стоматолог, бүлек мөдире, баш табиб була.

1975-1979 елларда Чабаксар шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары була. 1979-1984 елларда Чуаш Республикасының Социаль тәэминат министры. 1984-1992 елларда Чуаш АССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары. Аннары Чувашия Республикасы социаль яклау министры. 1994 елдан - Мәскәү дәүләт социаль университетының Чабаксар филиалы директоры.

70тән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 6 монография һәм социаль эш проблемалары буенча уку-укыту әсбаплары авторы. Алар арасында: «Халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча социаль–икътисадый проектлар», «Беренче бөтендөнья сугышы елларында социаль ярдәм (региональ тәҗрибә)», «Заманча пенсия системалары», «1920-1936 елларда Чувашия халкын социаль тәэмин итү: (социаль–тарихи аспект)», «Гаиләгә карата гаилә сәясәте турында», «Социаль эш объекты буларак гаилә (региональ тәҗрибә)» һ. б.

«Халыклар Дуслыгы» ордены, «Чуваш Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән (2008).

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ерусланова, Раиса Ильинична. Социально-экономические проекты улучшения качества жизни населения [Текст] : [моногр.] / Р. И. Ерусланова, Ф. Н. Емельянова, Н. И. Николаев. - Чебоксары, 2006. - 238 с.
  • Ерусланова, Раиса Ильинична. Социальная помощь в годы первой мировой войны (региональный опыт) [Текст] : [монография] / Р.И. Ерусланова. - Чебоксары, 2004. - 199 с.
  • Ерусланова Р. И. О государственной политике в отношении семьи на современном этапе [Текст] / Р. И. Ерусланова. - Чебоксары, 2003. - 10 с.
  • Ерусланова, Раиса Ильинична. Современные пенсионные системы [Текст] : учеб. пособие / Р. И. Ерусланова, Ф. Н. Емельянова, П. К. Лаврентьева. - Чебоксары, 2006. - 200 с.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Алексеев, Г. А. Ерусланова Раиса Ильинична / Г. А. Алексеев // Чувашская энциклопедия. – Чебоксары, 2006. – Т. 1 : А–Е. – С. 571–572.
  • Алексеев, Г. А. Ерусланова Раиса Ильинична // Алексеев, Г. А. Чувашская медицинская энциклопедия / Г. А. Алексеев. – Чебоксары, 1997. – Т. I : А–М. – С. 187.
  • Eрусланова Раиса Ильинична // Награжденные государственными наградами в 2003 году. – Чебоксары, 2004. – С. 55-56.
  • Eрусланова Раиса Ильинична // Чуваши Татарстана = Тутарстан чӑвашӗсем : [кн.-альбом]. – Чебоксары, 2006. – C. 422-423.
  • Ерусланова, Р. И. Быть полезной людям / Р. И. Ерусланова // Совет. Чувашия. – 2008. – 2 апр. – С. 2.
  • Иванов, Д. Е. Труд и талант посвящены служению людям / Д. Е. Иванов // Соц. образование. – 2008. – 2 апр.
  • Карягин, Ф. А. Ее кредо – делать добро людям / Ф. А. Карягин // Соц. образование. – 2008. – 2 апр.
  • Морозов-Ярославский, Н. Ырӑ чунлӑ хӗрарӑм = Дочь Чувашии из Татарстана / Н. Морозов-Ярославский // Чуваши Татарстана = Тутарстан чӑвашӗсем : [кн.-альбом]. – Чебоксары, 2006. – C. 220-229.
  • Яковлев, А. П. Крупный ученый и государственный деятель / А. П. Яковлев // Соц. образование. – 2008. – 2 апр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]