Рали Добсон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рали Добсон latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рали Добсон
Туган 30 ноябрь 1991(1991-11-30)[1] (29 яшь) яки 21 апрель 1992(1992-04-21)[2] (29 яшь)
Аустралия
Ватандашлыгы Flag of Australia.svg Аустралия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Newcastle Jets FC W-League[d], Newcastle Jets FC W-League[d] һәм Newcastle Jets FC W-League[d]

Рали Добсон (ингл. Rhali Dobson, 21 апрель 1992 ел) — һөҗүмче позициясендә чыгыш ясаучы Австралия футболчысы.

Уен карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җыелма командада карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рали футболда 5 яшьтән үзенең туган Вохоуп шәһәрендә урындагы команда өчен уйный башлый[3][4]. Анда хатын-кызлар У-Лигасында «Ньюкасл Джетс» составында клуб оештырылган гына вакытта 2008 елда беренче тапкыр уйный[5].

2012 елда Добсон Төньяк Яңа көньяк Уэльс чемпионатында «Мэриуэзер Юнайтед[en]» клубы өчен чыгыш ясый[6][7]. Ары «Джетс» составына әйләнеп кайта, әммә «Адамстаун Роузбад» һәм «Мэриузер Юнайтед» клубына арендага китә (2017 елда соңгысы өчен уйный)[8]. 24 сентябрьдә Австралияның эшләп килгән чемпионнар командасы «Мельбурн Сити» клубына күчә[9].

2021 елның 25 мартында ул үз карьерасында соңгы тапкыр — «Перт Глори» клубына каршы үз клубы уенында уйный, 2:1 гол исәбе белән үз клубына җиңү китерә[10]

Җыелма командада карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Добсон Австралия җыелма командасы өчен 2007 елда өч уенда, шул исәптән Австралия үсмерләр олимпия фестивалендә һәм 16 яшькә тиклемге кызлар арасында Азия чемпионатында катнаша[11]. Австралия командасында беренче һәм соңгы уенын 2014 елның 6 апрелендә Брисбенда Бразилияга каршы узгара (җиңелүе 0:1)[12][13].

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һөнәре буенча терапевт булып тора[14]. Аның ике туган сеңлесе футболчы Трэйси Макговерн[15].

Рали Добсон үз карьерасын тәмамлавы турында 2021 елның 25 мартында баш миендә шеш булуы ачыкланган егете Мэтт белән ярәшү көнендә игълан итә. Мэтт аңа Рали хушлашканнан соң тәкъдим ясый: кыз алда үз вакытын күбрәк иренә багышларга карар кыла[16][17].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Soccerdonna — 2010.
  2. Soccerway
  3. Anita Antunovich.On the Bench with Rhali Dobson. Northern NSW Football(9 декабря 2016).Дата обращения: 5 марта 2017.
  4. {{{башлык}}}(ингл.) // Hastings Gazette.
  5. Craig Kerry.Dobson step closer to Matildas call-up. The Newcastle Heral(21 февраля 2014).Дата обращения: 5 марта 2017.
  6. Craig Kerry {{{башлык}}}(ингл.) // The Newcastle Herald.
  7. Craig Kerry {{{башлык}}}(ингл.) // The Newcastle Herald.
  8. Renee Valentine.Jets add boost as WPL prepares to launch (англ.). The Star (27 February 2017).Дата обращения: 5 марта 2017.
  9. Melbourne City FC signs talented trio ahead of W-League title defence. ЖФК «Мельбурн Сити[en]» (24 сентября 2017).
  10. Melbourne City's Rhali Dobson gets engaged on the pitch after retiring to support ill partner. BBC Sport (2021-03-25).
  11. Thomas Esamie. Under 17 Internationals for 2007(англ.). OzFootball.net.Дата обращения: 28 марта 2021.
  12. Rhali Dobson still buzzing after Matildas' debut win. The Newcastle Herald.
  13. Matildas Internationals for 2015. OzFootball.
  14. David Davutovic, Matt Windley. Female footballers will be forced to quit sport if pay does not improve in W-League, survey reveals. Herald Sun. 2017-03-05 тикшерелде.
  15. W-League Player of the Week: Rhali Dobson. Федерация футбола Австралии. 2017-03-05 тикшерелде.
  16. Голливудская история из Австралии: футболистка завершила карьеру ради парня, у которого рак. Он сделал ей предложение после матча
  17. Девушка бросила футбол ради парня. Они хотят победить смертельную болезнь

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]