Раман Дәүли
Внешний вид
Раман Дәүли | |
---|---|
Туган | 2 сентябрь 1873 Шомырбаш, Шомыртбаш вулысы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 5 апрель 1949[1] (75 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Яшәгән урын | Казан укытучылар семинариясе бинасы, Казан[2] |
Әлма-матер | Казан үзәк керәшен-татар мәктәбе һәм Казан руханилар академиясе |
Гыйльми дәрәҗә: | илаһият кандидаты[d] (1905) |
Раман Дәүли (Дӓӱлей, рус. Роман Павлович Даулей, 2 сентябрь 1873 — 5 апрель 1949[1] (75 яшь)) — этнограф, праваслау миссионеры, илаһият нәмзәте (1905). Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң Казан укытучылар семинариясендә һәм Үзәк керәшен-татар мәктәбендә рус теле укыта, бер үк вакытта (1903-1912) Изге Гүри борадәрлеге сәркәтибе. 1917-1926 елларда - Казандагы керәшен укыучылар семинариясе директоры (1920-1922 елларда Уфа чуаш педагогика техникумында эшләгән дигән мәгълүмат та бар[3]). 1927 елдан Казан университетында, Шәрекъ пединститутында, Казан политехника институтында һәм урта уку йортларда рус теле укыта. 1933 елда кыска вакытка кулга алына; 6 ай үткәч акланып иреккә чыгарыла.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Православная энциклопедия — Москва: Православная энциклопедия, 2000.
- ↑ Вся Казань. Справочная книга на 1910 годъ. — Перов ташбасмаханәсе: 1910.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2019-02-21, retrieved 2019-02-18