Ренат Хилаҗев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ренат Хилаҗев latin yazuında])
Ренат Хилаҗев
Туган 25 апрель 1983(1983-04-25) (40 яшь)
Усть-Катав, Чиләбе өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Башкирский республиканский интернат-гимназия № 1 имени Рами Гарипова[d], Башкорт дәүләт университеты һәм Русия Федерациясе хөкүмәте каршындагы финанс университеты
Һөнәре тарихчы, малияче, эшкуар, блогер

Хилаҗев Ренат Рафаил улы (25 апрель, 1983 ел) — эшкуар, финанс консультанты, Башкортстан Республикасының кредит һәм финанс оешмалары ассоциациясе әгъзасы, «Радость» хәләл туклану челтәре (кафе, ресторан) милектәше, блогер[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ренат Хилажев 1983 елның 25 апрелендә РФ-ның Чиләбе өлкәсе Кытаутамак шәһәрендә туа. Чыгышы белән Кыр-көҗәй башкортларыннан. Укырга Кытаутамак шәһәре мәктәбенә бара, 14 яшендә Уфага килеп, Рәми Гарипов исемендәге 1-нче Башкорт республика гимназия-интернатында укуын дәвам итә. Рус мәктәбеннән килгәнлектән башкорт мөхитендә алдан авыр була, әммә Ренат Рафаил улы тырышлыгы ярдәмендә мәктәпне тик «бишле» билгеләренә генә тәмамлауга ирешә (2000).

Аннары Башкорт дәүләт университетының Тарих факультетында югары белем ала (2005), әммә икенче югары белеме буенча — финанс менеджеры, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетын (2015) тәмамлый. 2007 елдан бизнеста.

Бизнеска килгәнгә кадәр банк идарәчесе, «Урал финанс үзәге» компаниясе директоры булып эшли[2][1]. 2005 елда лизинг компаниясенә килә[3]. 2012 елда аутосорсинг нигезендә бухгалтер һәм финанс консалтингы өстәмә эшмәкәрлеген ача. 2014 елда Питердан алып Хабаровскига кадәр Рәсәйне йөреп чыга, аның лекцияләрен 200-дән артык компания тыңлый[4]. Башлангыч адымнарын бизнес-инкубатордан башлап, 2013 елда фикердәшләре белән бергә тәүге ике тиз хезмәтләндерүче ресторан сатып ала[5]. Ренат Хилаҗев бүген — Башкортстан эшкуарлары ихтыяҗы өчен финанслауның төрле төрләрен җәлеп итү тәҗрибәсенә ия эшкуар. Нәтиҗәдә 1 миллиард 500 миллион сум акча җәлеп ителә. Башкортстанның — бизнес, Россиянең банк җәмгыятендә киң бәйләнешләргә ия.

Әлеге вакытта «РадостьЕсть» кафесы милектәше. Соңгы проектларның берсе — кафеда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан югары бәяләнгән ясалма интеллект базасында аш-суны тану буенча I SPOK аппарат-программа комплексын куллануны кертү. Компаньоннары белән бергә «РадостьЕсть» челтәрен федераль франшиза итеп киңәйтергә планлаштыра[1].

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актив җәмәгать эшлеклесе. Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасының финанс-сәнәгать һәм инвестицион сәясәт буенча совет эксперты (2020), Башкортстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, БР-ның Кредит һәм финанс оешмалары ассоциациясе әгъзасы.

Яңа эш башлаучы эшкуарларны, олы яшьтәгеләрне һәм теләүчеләрне финанс грамотасына өйрәтү белән шөгыльләнә[6].

2020 елдагы коронавирус пандемиясе чорында «кызыл зона»да эшче табипларны җылы аш белән тәэмин итү инициаторларының берсе[7].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, күп балалы әти.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]