Рефракцион хирургия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рефракцион хирургия latin yazuında])
Рефракцион хирургия
 Рефракцион хирургия Викиҗыентыкта

Рефракцион хирургия күз рефракциянең төп өлеше булган мөгезкатлау һәм/яки ясмыкка йогынты ясап рефракцияне үзгәртү өчен ясалган процедураларны берләштерә. Рефракция какшауларына миопия, гиперметропия һәм астигматизм керә. Пресбиопияне лазер белән хирургик төзәтүе тәҗрибәдә куллануның башлангыч стадиясендә бара. Ясмыкны кисеп алу һәм мультифокаль/бифокаль яки аккомодацион линзаны имплантацияләү якындагы аралыкта күрүне кайтара ала.

NB Ялганма линзалар киеп йөрүдән килеп чыккан мөгезкатлау какшауларын бетерү өчен кератометриягә 2 атна кала йомшак линзаларны һәм һәр ел киеп йөрү өчен 1 атна санында каты линзаларны киеп йөрүдән туктатырга кирәк.

Миопияне төзәтү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Фоторефракцион кератоэктомия (ФРК).

2. Лазерлы эпителиаль кератомилез (алга таба LASEK кара).

3. Лазерлы in situ кератомилез (алга таба LASIK кара).

4. Үтә күренмәле ясмыкның экстракциясе яхшы визуаль нәтиҗә бирә, ләкин челтәркатлау кубарылуы үсеше куркынычлыгы бар.

5. Ирис-клипс-линза («лобстер кыскычы») төсле катлауга беркетелә (рәс. 10.6а). Өзлегүләр — каймыгу һәм бәбәкнең оваль деформациясе.

6. Факияле арткы камераның интраокуляр линзасын (ИОЛ) төсле катлау һәм ясмык арасына кертәләр (рәс. 10.6б) һәм цилиар буразнага беркетәләр. Линза коллаген эшләнмәләреннән тора, аның оптик көче -3 дән -20,5 дптр кадәр. Визуаль нәтиҗәләр шактый канәгатьләнерлек, ләкин операцияне сак үткәрергә кирәк, чөнки увеит, глаукома, катаракта һәм эндотелий күзәнәкләренең югалуы мөмкин.

Гиперметропияне төзәтү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. ФРК һәм LASEK түбән дәрәҗәдәге гиперметропияне төзәтә ала.

2. LASIK 4 дптр кадәр гиперметропияне төзәтә ала.

3. Радиоешлыклы очлык белән кондуктив кератопластика түбән дәрәҗәдәге гиперметропияне төзәтә ала. Пешерүләрне мөгезкатлауның перифериясендә бер яки ике әйләнмәдә салалар. Җылылык йогынтысы коллаген җепселләренең кыскаруына һәм мөгезкатлауның үзәк өлкәсенең кәкрелеге артуына китерә. Бу үзгәрешләр вакыт узу белән юкка чыга ала, ләкин процедураны кабатларга мөмкин.

4. Гольмийлы лазер белән лазерлы термокератопластика түбән гиперметропияне төзәтә ала. Лазерлы пешүләрне мөгезкатлау перифериясе әйләнмәсендә 1-2 рәт салалар (рәс. 10.7а). Җылылык йогынтысында строма перифериясенең бөрешүе мөгезкатлау үзәгендә кәкрелекнең артуы белән бара. Бу үзгәрешләр вакыт узу белән кими, ләкин процедураны кабатлап була.

Астигматизмны төзәтү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Җиңеләйтүче кисемнәр (аркуатлы кератотомия) — "уңай" цилиндр белән төзәтелгән текәрәк мөгезкатлау меридианның каршы якларына дугасыман парлы кисемнәр салу. Нәтиҗәдә барлыкка килгән тәлпәю белән бергә кисемнәргә перпендикуляр яссы меридианның бераз кәкрелеге арту астигматизмның кимүенә китерә. Йогынтыны кисемнәрнең озынлыгы, тирәнлеге һәм мөгезкатлауның оптик үзәгенә карата якынлыгы белән үлчәнә.

Аркуатлы кератотомияне югары астигматизмны төзәтү өчен перпендикуляр меридианга кысучы җепләр салу белән катнаштырырга мөмкин, мәсәлән, үтәли кератопластикадан соң барлыкка килгәндә.

2. ФРК һәм LASEK 3 дптрга кадәр астигматизмны төзәтә ала.

3. LASIK 5 дптрга кадәр астигматизмны төзәтә ала.

4. Ясмык хирургиясе катаракта экстракциясе вакытында торик интраокуляр линзаларны имплантацияләүдән гыйбарәт. Ләкин операциядән соң линзаның кирәкле күчәрдән тайпылу белән әйләнү мөмкин.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.