Глаукома

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Глаукома
Acute Angle Closure-glaucoma.jpg
Глаукомада күз күренеше
МКБ-10 H4040.-H4242.
МКБ-9 Калып:ICD9
DiseasesDB 5226 5226
eMedicine oph/578  oph/578 
MeSH D005901 D005901

Карасу авыруы, сары су авыруы (рус. Глаукома) (glaucoma; гр. glaukos ачык зәңгәрсу-яшел) – күзнең эчке басымы югары күтәрелү белән барган дәвамлы күз авыруы. Гиппократ “glaukosіs”, ә Аристотель “glaukoma” дип исемне тәкъдим иткән, авыруның шулай аталуы 19 г-ның 60–70 елларыннан кулланышка керде. Глаукома – күздән сулы сыекчаның китүе бозылу, күз эче басымының (КЭБ) югарылану, күрү нервының атрофиясе һәм күрү хезмәтенең әкренләп түбәнәюе белән барган авырулар төре.

Эпидемиология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге көндә Рәсәйдә глаукома белән рәсми исәптә 1 180 708 пациент тора (2013 ел мәгълүматы)[1]

40 яшьтән өлкәннәр арасында ел саен глаукома белән кабат уртача 1000 кешедән 1 кеше чирли. Соңгы елларда безнең илдә глаукома кире кайтмый торган сукырлыкның төп сәбәбе булып санала. Хәзерге көндә өлкән яшьтәге күрмәүчеләр төркемендә глаукома өчен инвалидлык беренче урында тора. 

Классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Этиологиясенә карап, беренчел һәм икенчел глаукоманы аералар.

Беренчел - күздән сыекчаның агып китүенә җаваплы корылмаларның үсешендәге кимчелекләргә бәйләнештә була.

Икенчел глаукома күзнең башка авырулары нәтиҗәсеннән (җәрәхәтләр, ялкынсыну һәм б.ш) туа.

Беренчел глаукома беренче чиратта күз корылмасындагы картлык үзгәрешләрнең киеренкелеге белән, шуның белән беррәттән шәхси анатомия һәм метаболизм үзенчәлекләргә, кан-тамыр, нерв һәм эндокрин система торышына бәйләнештә барлыкка килә. Һәр авыруның барлык патогенетик факторлар ачыкланмый, ә аның кайбер өлешләре генә ачыклана. Беренчел глаукоманы мультифакторлы авыруларга кертәләр.

Ачык почмаклы һәм ябык почмаклы глаукомаларны аералар. Беренче очракта, КЭБ югарылануы күзнең дренажлы системасындагы үзгәрешләр, ә икенчесе – төсле катлау тамыры белән алгы камера почмагының бөгелүе белән яисә гониосинехияләр белән бәйләнештә була.[2]

Күзнең эчке басымы билгеле бер дәрәҗәдә (уртача күләме 14 – 16 мм тер. баг., 25 мм тер. баг. булса, карасу авыруы башлана) күзнең эчке сыекчасының циркуляциясен рәтләп тора. Күзнең кан тамырлары белән аңа килгән нервлар хезмәтенең бозылуыннан күз сыекчасының циркуляциясе начарланып, күздән сыекча китү кыенлана. Шуның нәтиҗәсендә сыекча җыелып, күз эче басымының югарылануына китерә. Бу күзнең гади җайдагы йомышын түбәнәйтеп, күзнең челтәркатлавына килгән нервларның эше бозыла. Әгәр дә вакытында дәваланмаса, кешенең күрү сәләте начарланып, хәтта сукырлыкка да китерүе мөмкин.

Глаукома ешрак 40 – 50 яшьтәге кешеләр арасында барлыкка килә, кайчакта яшь балаларда (тумыштан килгән) һәм яшүсмерләрдә күзәтелә. Авыруның башлангыч чорында күзнең алды томанланып, яктыга караганда, “аллы-гөлле” күргәндәй билгеләр күзәтелә. Авыру күз алдындагы әйберне ачык күрә алмый. Бу билгеләр әүвәл бер күздә күзәтелә. Аеруча, таңда 1 – 3 сәгатьтә күз, чигә һәм маңгай төшен бер нәрсә кысып торгандай хис күзәтелә.

Карасу авыруы аяк астыннан да үсүе мөмкин. Бу чакта бер як күз, баш каты авырта. Авыруның күзе кызарып, кабагы шешенә, күрү сәләте түбәнәя. Кайбер кешенең күңеле болганып, коса. Авыруның башын билгеләү өчен 40 яшьтән узган кешеләр елына 1 тапкыр күз басымын тикшереп торуы кирәк (диспансеризация).

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карасу йогышлы авыру түгел, әмма токым йөдәтүе мөмкин. Дәвасы: ачык почмаклы глаукомада простагландиннар (латанопрост, травопрост, тафлупрост ), в-адреноблокаторлар (тимолол), карбоангидраза блокаторлары (дорзаламид, бринзоламид) һәм а-2 аденомиметиклар кулланыла. Ябык почмаклы глаукомада м-холиномиметиклар (пилокарпин - күз карасын тарайтучы дарулар) белән өстәрәк саналган дарулар төркемен катнаштырып куллланалар. Режим (8 сәгать төнге йокы, дөрес ашау, укыганда, язганда, телевизор караганда яктылык дөрес төшүе, һ.б.) катгый саклануы кирәк. Дару дәвасы ярдәм итмәсә хирургия операциясе ясала.[3]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www. mednet. ru
  2. В. Н.Ноктаны Куймый, А. С. Мелентьева. "Җитәкчелеге буенча геронтологии һәм гериатрии", Клиник гериатрия. Мәскәү, 2008.
  3. "Казахстан": энцклопедия / Бас мөхәррире Ә. Нысанбаев – Алматы "Қазақ энциклопедиясы" баш редакциясе, 1998 ISBN 5-89800-123-9, шул VIII