Сукырлык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Caoguia2006.jpg

Сукырлык – ике күзнең күрү сәләтенең бөтенләй югалуы; кешенең якты белән караңгыны аера алмавы. Сукырлыкның сәнәгать һәм һөнәри төрләре бар. Мәсәлән, күзнең күрү сәләте оптик әсбаплар (күзлек, һ.б.) куллануның ярдәме тимәгәндәй дәрәҗәгә кимесә – сәнәгать, ә кеше үз белгечлеге буенча гадәти эшен башкара алмаса – һөнәри Сукырлык дип атала. Сукырлыкның тумыштан килгән һәм булдырылган төрләре була. Тумыштан килгән сукырлык минең кайбер бүлекләренең, күрү нервларының һәм күзнең челтәр катламының эшенең бозылуыннан барлыкка килә. Булдырылган сукырлык күз авыруларының (карасу, трахома, кератит, һ.б.) яисә төрле йогышлы авыруларның өзлегүеннән, шулай ук күз алмасының җәрәхәтләвеннән була. Бу авыру 10 яшькә кадәрге балаларда, 50-дән узган кешеләрдә еш очрый.[1] Маньчжур телендә «соги» яисә «сохи» затлы сүзләр безнең төшенчәбездәге «пычрану», «тузан төшү» кебек мәгънәләрдә кулланыла. Бу сүзләр, аеруча, күз белән бәйләнештә еш әйтелә. Шулай ук «караңгылану» мәгънәсе дә шул затлар аркылы бирелә. Маньчжурларга бу затлар монголлардан авышканлыгы билгеләнгән. Монгол, бурят телләрендә «күздән аерылу» төшенчәсен «сохрь», «сохорто» сүзләре бирәлә. Төрки телләренең арасында якутларда гына «қиқым төшкән», «пычранган» кебек мәгънәләрне «сыыһыр» сүзе бирә.[2]

Файдаланылган cылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казак Энциклопедиясе, 7 том
  2. Биш йөз биш сүз.— Алматы: Рауан, 1994 ел.