Эчтәлеккә күчү

Роберт Глинцэ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роберт Глинцэ latin yazuında])
Роберт Глинцэ
Туган 18 апрель 1997(1997-04-18)[1] (29 яшь)
Питешт, Румыния
Ватандашлыгы  Румыния
Әлма-матер Көньяк Калифорния университеты[d]
Һөнәре йөзүче
Спорт такымы әгъзасы Team Iron[d]

 Роберт Глинцэ Викиҗыентыкта

Роберт Андрей Глинцэ (рум. Robert Andrei Glință, 1997 елның 18 апреле, Питешти, Румыния) — Румын йөзүчесе. Аркада йөзү буенча 2021 елгы Европа чемпионы, күп тапкырлар Европа чемпионатлары призёры.

2016 елда Рио-де-Жанейрода узган Олимпия уеннарында аркада 100 метр дистанциядә 53,50 секунд нәтиҗәсе белән 8 нче урынны ала, аркада 200 метр дистанциядә 1:57,9 вакыт күрсәтеп, 18 нче урында урнаша.

2018 елның 4 августында 50 метрга аркада йөзү буенча Европа чемпионатында көмеш призёр була.

2019 елның декабрендә Глазгода узган Европа чемпионатында Роберт аркада 100 метр дистанциядә, Климент Колесниковтан(рус.) 1,21 секундка калышып, өченче урынны ала[2].

2021 елның май аенда Будапештта узган Европа чемпионатында Роберт Глинцэ аркада 50 метр дистанциягә йөзүдә 24,42 секунд вакыт күрсәтеп, көмеш медаль яулый[3]. Аркада 100 метр дистанциягә йөзүдә 52,88 секунд вакыт күрсәтеп, алтын медаль яулый[4].

  • Европа чемпионаты
    • 2021 — 100 м аркада (1 нче урын);
    • 2021 — 50 м аркада (2 нче урын);
    • 2018 — 50 м аркада (2 нче урын).
  • Кыска суда йөзү буенча Европа чемпионаты
    • 2019 — 100 м аркада (3 нче урын);
    • 2017 — 100 м аркада (3 нче урын).
  • Яшьүсмерләр арасында дөнья чемпионаты
    • 2015 — 100 м аркада (1 нче урын).
Вакыйга Вакыт Дата Урын
50 м аркада24,123 август 2018Глазго
100 м аркада52,8820 май 2021Будапешт
200 м аркада1:57,9110 август 2016Рио-де-Жанейро

Шәхси рекордлар (кыска суда йөзү)

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Вакыйга Вакыт Дата Урын
50 м аркада23,0316 ноябрь 2020Будапешт
100 м аркада49,6416 ноябрь 2020Будапешт
200 м аркада1:51,879 ноябрь 2020Будапешт
  1. https://swimswam.com/bio/robert-glinta/
  2. Плавание. Чемпионат Европы на короткой воде. Колесников и Морозов взяли золото, Каменева – 2-я
  3. Плавание. ISL. Колесников одержал победу, Рылов и Жилкин – 2-е, Андрусенко – 3-я
  4. 🥇🥉 Чупков взял золото на дистанции 200 м брассом на чемпионате Европы, у Чимровой – бронза в баттерфляе, Россия – 4-я в микст-эстафете