Роберт Шәрәфиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роберт Шәрәфиев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Роберт Шәрәфиев
Р.Г.Шәрәфиев.jpg
Туган телдә исем Роберт Гарәфи улы Шәрәфиев
Туган 20 июнь 1947(1947-06-20) (74 яшь)
СССР, РСФСР, Ворошилов районы (Татарстан АССР), Теләнче-Тамак
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ
Һөнәре инженер-механик
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясенең мактаулы машина төзүчесе

Роберт Шәрәфиев, Роберт Гарәфи улы Шәрәфиев (1947 елның 20 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы, Теләнче-Тамак) – техник фәннәр докторы (1999), Уфа дәүләт нефть техника университеты (УДНТУ) профессоры. РФ Табигый фәннәр (2001) һәм Технология фәннәре (2003) академияләренең хакыйкый әгъзасы. Россия Федерациясенең мактаулы машина төзүчесе (2001).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1947 елның 20 июнендә Татарстан АССР Ворошилов (хәзерге Тукай) районы Теләнче-Тамак авылында туган. Теләнче-Тамак урта мәктәбен тәмамлагач (1966), 1966―1969 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.

«Инженер-механик» белгечлеге буенча Уфа нефть институтын тәмамлаган (УНИ, 1974). 1976―1979 елларда ― УНИның студентлар профкомы рәисе.

1980―1983 елларда аспирантурда укыган. Техник фәннәр кандидатлыгына (1983) һәм докторлыгына (1999) диссертацияләр яклаган. Докторлык диссертациясенең темасы: «Нефть-газ химиясе җиһазлары иминлеген сынау һәм эксплуатацияләү параметрлары белән тәэмин итү»[1].

1986 елдан ― РСФСР Минвузы карары белән УНИда яңа оештырылган «Нефть аппаратлары төзелеше технологиясе» кафедрасында өлкән укытучы. [2].

2001―2002 елларда ― Россия Хәрби фәннәр академиясе профессоры.

2002 елдан ― РФ Технология фәннәре академиясенең Башкортстандагы бүлеге президенты.

2003 елдан ― УДНТУның Нефть-газ машина төзелешендә металл технологиясе кафедрасы профессоры.

Фәнни кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, катлаулы техник системалар элементларының калдык ресурсын бәяләү өлкәсендә белгеч. Аның җитәкчелегендә эксплуатациядә булган торбаларның яраклылыгын контрольдә тоту һәм бәяләү, сынау һәм эксплуатацияләү параметрлары буенча җиһазлар ресурсын бәяләү методикалары һ. б. эшләнгән. Башка авторлар белән берлектә 250 басма эш, шул исәптән 15 монография язган. 6 уйлап табу авторы[3] [4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2001 – Россия Федерациясе сәнәгать, фән һәм технологияләр министрлыгының мактаулы машина төзүчесе[3]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]