Роман Баканов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роман Баканов latin yazuında])
Роман Баканов
Туган 22 гыйнвар 1981(1981-01-22) (43 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре журналист
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Роман Баканов(22 гыйнвар, 1981 ел,СССР, Татар АССР, Казан) - Россия журналисты, телевидение тәнкыйтьчесе. Россия журналистикасы өлкәсендә эксперт. Филология фәннәре кандидаты. Югары журналистика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа кафедрасы доценты һәм Казан (Идел буе) Федераль Университетының социаль-фәлсәфә фәннәре Институтының социаль һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рома́н Петро́вич Бака́нов 1981 елның 22 гыйнварында Казанда Галина Павловна (кыз фамилиясе Чекалина) һәм Петр Владимирович Бакановлар гаиләсендә туган.

1988-1997 еллада Казан шәһәренең 135 нче номерлы мәктәбендә белем ала.

1997-1998 елларда Казан дәүләт университеты каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицейда укый.

2003 елда В.И.Улянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый һәм журналистика кафедрасына аспирантурага керә.

2006 елда «Телевидение сквозь призму газет 1990-х годов (на материалах изданий Москвы и Татарстана)» темасына кандидатлык диссертациясен яклый һәм филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала. Рәсми оппонентлары - филология фәннәре докторы, профессор В. З. Гарифуллин һәм филология фәннәре докторы, профессор А. П. Короченский. Әйдәп баручы оешма — М.В. Ломоносов исемендәге МДУ[1] .

2004 елның апрелендә «Выпуск учебной газеты»" дисциплинасыннан беренче дәресен үткәрә.

2006 елның сентябреннән укыта.

2006-2009 елларда - ассистент, 2009-2011 елларда - өлкән укытучы, 2011 елдан - Казан (Идел буе) федераль университетының социаль — фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының социаль һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, журналистика кафедрасы (Хәзерге вакытта-милли һәм глобаль медиа кафедрасы) доценты.

Казан университетының массакүләм коммуникацияләр бүлеге каршындагы ел саен үткәрелә торган Яшь журналист мәктәбе җитәкчесе (укулар декабрь-май урталарына кадәр үткәрелә).

Түбәндәге фәннәрне укыта:

«Техника безопасности журналиста»; «Выпуск учебной газеты»; «Актуальные проблемы современной науки и журналистика»; «Медийная критика в системе современной журналистики России»; «Основы журналистской деятельности: новостная журналистика»; «Современное корпоративное издание»; «Пресс-служба в государственной сфере»; «Средства массовой информации Республики Татарстан: мастерство журналиста»; «Проблемы современности и „повестки дня“ средств массовой информации» (магистрлар өчен); «Философское осмысление науки и современного журнализма» (магистрлар өчен).

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Научно-исследовательская работа студента» (в соавторстве с коллегами с кафедры журналистики КГУ) (2007 г.); «Масс-медиа глазами газет: Практические рекомендации в помощь начинающему медийному критику» (2008 г.);
  • «Основы творческой деятельности журналиста: новостная журналистика» (2009);
  • «Техника безопасности журналиста» (2009);
  • «Учимся делать газету» (в соавторстве с доцентом М.В. Симкачевой) (2010 г.);
  • «Актуальные проблемы современной науки и журналистика» (2010);
  • «Журналистика: знакомство с профессией» (2010);
  • «Журналистика для начинающих» (совместно с доцентами кафедры журналистики Д.В. Тумановым и М.В. Симкачевой) (2012);
  • «Основы журналистской деятельности: новостная журналистика» (2015);
  • «Проблемы современности и "повестки дня" средств массовой информации» (2015);
  • «Медийная критика в системе современной журналистики России» (2015).

Журналистлык эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1997 елда журналистика белән шөгыльләнә башлый.
  • 2001-2002 елларда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы каршындагы «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) формалашу республика үзәге матбугат секретаре булып эшли.
  • 2002-2003 елларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы "Хәтер китабы" редакциясенең корреспонденты.
  • 2003-2004 елларда-Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәгълүмат бүлеге белгече.
  • 2004-2008 елларда - «Казан университеты» газетасы редакциясе корреспонденты һәм җаваплы сәркатибе.
  • Россия Журналистлар Берлеге әгъзасы һәм Татарстан Республикасы Журналистлар Берлеге әгъзасы.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казан дәүләт университеты ректорының Мактау кәгазе (2008)
  • Казан шәһәре Мэрының Мактау грамотасы (2012)[2]
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы (2015) [3]
  • “Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты ("Мәгариф" өстенлекле милли проекты кысаларында талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреатын әзерләгән өчен)

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монографияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәкаләләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

рус телендә
бүтән телләрдә

Публицистика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Баканов, Роман Петрович. Телевидение сквозь призму газет 1990-х годов: на материалах изданий Москвы и Татарстана : автореф. дис. ... канд. филол. наук : 10.01.10 / Казан. гос. ун-т им. В. И. Ульянова-Ленина. — Казань, 2006. — 21 с.
  2. Распоряжение № 583р от 24.10.2012 г.
  3. Приказ № 182-н от 12.05.2015 г.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]