Рупя (ныгытма, Румыния)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рупя (ныгытма, Румыния) latin yazuında])
Рупя
Сурәт
Дәүләт  Румыния[1]
Административ-территориаль берәмлек Рупя[d] һәм Брашов[d][1]
Урын Рупя[d][1]
Мирас статусы культурная ценность Румынии национального уровня[d][1]
Ирешү La vest de localitate, pe Dealul Cohalmului[1]
Карта
 Рупя Викиҗыентыкта

Рупя (Рупя шәһәрчеге; рум. Cetatea Rupea, алман. Burg Reps, мадьярса  Khalmi vár) — Рупя шәһәренең көнбатыш өлешендә 120 метрлык базальт каяда борынгы шәһәр, Брашов шәһәреннән төньякка карый 70 км еракта Румыниянең үзәк өлешендәге Сигишоара ягына карый борынгы юлда урнашкан. Шәһәр урынында казынулар нәтиҗәсендә палеолит һәм иртә неолитка караган авыл калдыклары табылган.

Әлеге шәһәр рим легионерлары басып алган борынгы даки оборона корылмалары җимереклекләрендә төзелгән. Исеме латинча rupes — «таш» сүзеннән килеп чыккан. 10нчы гасырдан шәһәр даими киңәйтелгән. Беренче язма мәгълүмат 1324 елга карый, анда Трансильвания сакслары Венгрия короле Карл I каршы баш күтәрә һәм ныгытмада яшенә[2]. XIV гасырдан Рупя төбәкнең мөһим фортификация саклагыч корылмасы була, чөнки биредә Трансильвания, Молдова һәм Валахия аша төп юллар үтә.

Урындагы киң таралган риваять буенча, Дакия патшасы Децебал нәкъ биредә Траянның Икенче даки походы вакытында үзенә үзе кул сала (105-106). Шул дәвердә шәһәр Рамидав исеме белән билгеле була.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Антик дәвер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәр районында археологик казынулар барышында борынгы кешеләрнең авыл эзләре табылган. Атап әйткәндә таш эш кораллары, ташаяк, җирләү урналары. Табылдыклар палеолит һәм иртә неолит чорында (б.э. кадәр 5500-3500) биредә авыллар урнашканлыгын ышанычлы расларга мөмкинлек бирә. Даки патшалыгы вакытында бу урыннарда шәһәрчек төзелә, ул Румидав (яки Рамидав) кебек билгеле була. Рим даки җирләрен басып алганнан соң, легионерлар биредә форт төзей, ул Кастра Рупс (таштан шәһәр) дип атала. Бу ныгытма сәүдә маршрутларын саклаучы рим оборона линиясе системасына керә.

Урта гасырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта гасырларда Рупя ныгытмасы турында беренче язма телгә алу 1324 елларда төзелгән документларга карый. Анда таш ныгытма Сastrum Kuholm дип атала. Шул елда немец колонистлары варислары (Трансильвания сакслар) Венгрия короле Карл I каршы баш күтәрә, шәһәрчекне яулап ала һәм анда үз гарнизонын урнаштыра. Шул ук вакытта, бәлки, XII гасырдан ук ныгытма урнашкан тау итәгендә шәһәр булган.

Соңрак шәһәр Госман империясе гаскәрләренең үзәк Европага басып керүен кире кагу өчен мөһим роль уйнай. 1432 һәм 1437 еллар арасында Рупяны төрекләр басып ала һәм талый.

XVII-XVIII гасырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рупяның борынгы картасы

Ныгытманың җитди җитешсезлеге су чыганагының булмавы тора. Димәк, Рупя озак камауны тота алмаган. Бу проблема 1623 елда хәл ителә, каяда 59 метр тирәнлектәге кое казалар. Бу эшләр берничә айга сузыла. Кое төзү инициаторы булып Габор Бетлен тора.

1643 елда торгызылган ныгытмада көчле янгын чыга. Аның элемтәләреннән соң шәһәрчек җимереклекләргә әйләнә һәм калдырыла. Ләкин XVII гасыр азагында Трансильвания саксларыннан якын-тирәдәге халык ныгытмаларны үзаллы торгыза һәм дошман һөҗүме вакытында аны хәвефсез сыену урыны кебек куллана башлый. Соңыннан сакслар ныгытманы Габсбурглар кулына тапшыра һәм биредә Австрия салдатларның гарнизоны урнаштырыла.

1704 елда ныгытманы сугышсыз куруцлар — антигламур ихтилалында катнашучылар басып ала.

Чума эпидемиясе вакытында 1716 елда ныгытмада йогышлы авырудан качырга маташып, урындагы халык яшенә.

1788 елда шәһәр чираттагы төрек һөҗүменнән йөзләгән халыкның сыену урыны була. Әммә 1790 елда көчле штормннан соң бинаның кыегы җимерелә һәм шәһәрчек тагын ташландык хәлдә була.

XIX-XX гасырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәрлек озак вакытлар җимереклекләрдә ята. Шул ук вакытта Рупя шәһәре үзе Трансильваниянең иң үсешкән шәһәрләренең берсе була. Төп халкы булып этник алманнар тора. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң бөтен алманнар да депортацияләнә. Коммунистик тәртип вакытында Румын властьлары биредә базальт чыгара башлау өчен ныгытманың җимереклекләрен сүтеп алырга планлаштыра. Бәхеткә күрә бу планнан баш тарталар. 1954 елда таш диварларын өлешчә торгызу һәм сакланып калган фортификация корылмалары консервацияләү буенча эшләр башлана. Шуңа карамастан, 1990 еллар башына ныгытма начар торышта була. Иске корылмалардан тик бер оборона башнясы сакланып кала.

XXI гасыр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елдан 2013 елга кадәр Рупя кальгасе җимереклекләрендә комплекслы реставрацияләү буенча эшләр үткәрелә. Тулысынча җиде төп манара һәм эчендә торак каралтылар төзелә. Акчаның төп өлешен мәдәни мирасны саклау буенча программа чикләрендә Аурупа берлеге бирә. Барча 32 миллионнан артык лей тотыныла. 2013 елның 15 июнендә торгызылган комплексны ачу тантанасы үтә. Шушы ук 2013 елда кәлгәгә 61 мең турист килә. 2014 елда килүчеләр саны 115 мең кешегә җитә, ә 2015 елда — 150 меңнән ашып китә.

Тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кальга астан югарыга күтәрелгән спираль сыман (кабырчык) рәвешендә һәм диңгез биеклеге дәрәҗәсеннән 500 метрдан артык биеклектә урнашкан.

Рупя өч автономияле объекттан тора: Өске шәһәр (кальга), Урта кальга, Түбән кальга һәм форбург. Һәр берсе таш стена белән уратып алынган. Ныгытманың оборона мөмкинлекләрен даими көчәйтеп, башнялар төрле вакытларда төзелгән. Югары ныклык, мөгаен, X гасырда төзелгән. XIII быуатка караган кальга киңәйтелгән, ә аның ныгытмаларын көчлерәк ясаганнар. Шул ук вакытта стеналарын һәм башняларын урта гасыр алман традицияләренә тиешле төзегәннәр. Ары урта кальга барлыкка килгән, анда дошман һөҗүме вакытында тирә-яклардан йөзләгән кеше яшеренгән. Мөгаен, бу Рышнов кальгасе төзелеше очрагы белән, крәстияннәр үзләре бу эшнең инициаторы була.

Югары ныгытманың мәйданы 1500 кв метр. Биредә биналар торгызылган, алар Урта гасырларда качаклар өчен дошман һөҗүменнән сыену урыны булып хезмәт иткән. Соңгы вакытларда кальгадә комендант һәм югары катлам вәкилләре яшәгән. Урта кальга XV гасырда барлыкка килгән, ә тиздән форбург та барлыкка килә. Урта кальгагә керү капка белән үзенчәлекле биш почмак манара аша гына мөмкин булган. XVIII гасырда бөтен комплекс сизелерлек киңәйтелә.

Хәзерге заманда кулланылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Комплекс эчендә берничә даими экспозиция урнашкан, алар шәһәр, төбәк һәм шәһәр тарихына багышланган.

2013 елдан ныгытмада тарихи һәм музыка фестивальләр үткәрелә. Башлыча биредә 1929 елда Рупя шәһәрендә туган композитор Вильгельм Георг Бергер хөрмәтенә тантаналар үтә.

Галереясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Liviu Stoica, Gheorghe Stoica, Gabriela Popa. Castele și cetăți din Transilvania: județul Brasov. — București, 2011. — ISBN 978-973-0-11186-6.
  • Kiss Gábor. Erdélyi várak, várkastélyok. 2. kiadás. — Budapest. Panoráma, 2011. — С. 120–125. — ISBN 963-243-388-2.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]