Савитри Упанишада

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Савитри Упанишада latin yazuında])
Савитри. Дэванагари язуы белән:सावित्. Яктылык нуры, Кояш нуры.

Савитри Упанишад (Санскрит телендә:सावित्री उपनिषत्), яки Савитрьюупанишад, ул Һинд диненең кече Упанишадаларның берсе һәм Санскрит тексты. Ул Самаведага беркетелгән һәм Саманья Упанишадаларның берсе булып тора.[1] Текст титулы Һинд дине Кояш Ходаена бәйле.
Упанишада Савитри-видьяны (Кояш яктылыгын белүне) тасвирлый һәм Галәмдә бөтен нәрсә ир җенес Савитрның һәм хатын-кыз Савитриның манифестациясе дип раслый,[2] һәм Гаятри Мантраны үстерә.[3][4] Текстта шулай ук дуаль булмаган Брахманның Адвайта Веданта тәгълиматын һәм Вират Пурушага һәм Ом мантрасына медитацияләү өчен "Бала" (Көч) һәм "Атибала" (Супер Көч) дигән ике мантраны тәкъдим итә.[5]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Савитри Упанишад тезелгән автор да, гасыр да билгеле түгел. Бу текстның кулъязмалары шулай ук Свайтрйяупанишад исеме астында табыла.[4][2] Рамадан Хануманга кадәр сөйләнелгән Муктика канонының 108 Упанишадаларның Телугу теле антологиясендә ул 75 номер белән килә.[6]

Эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Савитри Упанишад ул 15 шигырьле кыска текст.[4] Текст ике сорау белән ачыла, "кем ул Савитр? нәрсә ул Савитри?" Шулай итеп анда башта мисаллар белән белән бу сорауга җавап бирелә, биредә тугыз ир-хатын-кыз пары Савитр-Савитри табигатен күрсәтәләр, түбәндәге таблицада күрсәтелгәнчә.[7][8]

Савитар Савитри
1 Притхви (Җир) Агни (Ут)
2 Варуна (Җил) Ап (Су)
3 Вайю (Һава) Акаша (Күк)
4 Яджна (Утны тәкъдим итү) Чандас (Шигырь үлчәме)
5 Станайитну (Яшенле болыт) Видьют (Яшен)
6 Адитья (Кояш) Дьо (күк пространствосы)
7 Чандра (Ай) Накшатра (Йолдызлык)
8 Манас (Акыл) Вач (Сөйләм)
9 Пуруша (Ир кеше) Стри (Хатын-кыз)

The Савитри Упанишад раслаганча ут (ир кеше) ул барлыкка китерү энергиясе, ә җир (хатын-кыз) ул ягулык һәм материя, алар гел бергә манифестациялиләр, бер-берсенә бәйле һәм аларның митхунасы (парлашуы) ул торгызыла торган чыганак.[9][10] Җил – ул барлыкка китерү энергиясе, сулар – ягулык һәм материя, алар бергә Савитр һәм Савитри буларак манифестациялиләр, бер-берсенә бәйле һәм аларның митхунасы (парлашуы) текст раслаганча барлыкка китерү чыганагы.[10][11] Һава – ул (ир-ат) манифестацияләгәндә, пространство (эфир) – ул (хатын-кыз) манифестацияләгәндә, алар гел бергә һәм аларның митхунасы (парлашуы) текст буенча генератив чыганак булып тора.[10][12] Яджна (ут корбаны) – ул (ир-ат) булган урында, Чандас (үлчәмле гимннар) – ул (хатын-кыз) булган урында, алар гел бергә, алар бер-берсенә бәйле һәм аларның михтхунасы (парлашуы) генератив чыганак булып тора, алар текст буенча янә Савитр һәм Савитри.[10][12]

Яшенле болытлар - ул барлыкка китерү энергиясе буларак манифестацияләгәндә, яшен - ул ягулык һәм чагылу буларак манифестацияләгәндә, алар гел бергә, алар бер-берсенә бәйле һәм аларның митхунасы (парлашуы) генератив чыганак булып тора.[10][12] Кояш - ул (ир-ат) булган урында, күк пространствосы - ул (хатын-кыз) булган урында, тәңгәл килгән рәвештә Савитр һәм Савитри, алар гел бергә, алар бер-берсенә бәйле һәм текст раслаганча аларның митхунасы (парлашуы) генератив чыганак булып тора.[10][13]

Ай - ул (ир-ат) манифестацияләгәндә, йолдызлыклар – ул (хатын-кыз) ягулык һәм чагылу буларак манифестацияләгәндә, алар гел бергә, алар бер-берсенә бәйле һәм аларның митхунасы (парлашуы) генератив чыганак булып тора.[14][15] Акыл - ул (ир-ат) булган урында, сөйләм - ул (хатын-кыз) булган урында, тәңгәл килгән рәвештә Савитр һәм Савитри булган рәвештә, алар гел бергә, алар бер-берсенә бәйле һәм аларның митхунасы (парлашуы) текст раслаганча генератив чыганак булып тора.[14][16] Ир кеше – ул (ир-ат) булган урында, хатын-кыз – ул (хатын-кыз) булган рәвештә, тәңгәл килгән рәвештә Савитр һәм Савитри буларак, алар бер-берсенә бәйле һәм текст раслаганча аларның митхунасы (парлашуы) генератив чыганак булып тора.[14][16]

Текстның 10-12 шигырьләре парлашуны Гаятри мантрага бәйлиләр.[17] Өстәге ир-ат-хатын-кыз мөнәсәбәтләренең беренче өчсе Упанишада раслаганча, "Бхур" (җирнең) өлеше булып тора, урта өчесе "Бхувар"ның өлеше (урта төбәкләр, атмосфера) һәм соңгы өчесе "Свар" (күк пространствосы).[16][17] Алар бергә вакыйгалар дөньясын барлыкка китерәләр, алар бергә, чөнки Атман һәм Брахман идентик булып торалар.[16][17] Бу текстның 13 шигыре раслаганча Савитри-видья булып тора.[16]

Текст раслаганча медитация өчен ике мантра бар, Бала дип аталганы (туры мәгънәдә, көчле) һәм Ати-бала (бик көчле).[18][19] Бу мантралар текст раслаганча, Ришилар тарафыннан визуализацияләнгән булганнар, аларның шигъри үлчәме булып Гаятри тора, һәм алар Омның "A", "У" һәм "M"-нан торалар.[18][19] Мантрада "А-У-М" алар тәңгәл килгән рәвештә Биджа, Шакти һәм Килака. Текстта раслаганча, Ом мантрасының нечкә өлешендә Савитри Алиһәсенең алты буыны бар, Клам, Клим, Клум, Клайм, Клаум һәм Клаһ белән. Алиһәгә медитацияләргә кирәк, чөнки ул илһамландыра һәм Упанишадада расланганча кеше булуының дүрт максатын бүләк итә, алар Дхарма, Артха, Кама һәм Мокша.[18][19] Текстта расланганча, Савитри-видьяга медитацияләү берәүгә Савитри янында яшәүгә, балку халәтендә булуга ярдәм итә.[19]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ayyangar, T. R. Srinivasa (1941). The Samanya Vedanta Upanisads. Jain Publishing (Reprint 2007). ISBN 978-0895819833. OCLC 27193914.
  • Deussen, Paul (1997). Sixty Upanishads of the Veda. Motilal Banarsidass. ISBN 978-81-208-1467-7.
  • Pandey, Anshuman (1996). "सावित्री उपनिषत् (Savitri Upanishad)" (PDF) (in Sanskrit). Retrieved 6 March 2016.
  • Nair, Shantha N. (1 January 2008). Echoes of Ancient Indian Wisdom. Pustak Mahal. ISBN 978-81-223-1020-7.
  • AM Sastri, ed. (1921). The Samanya Vedanta Upanishads with the commentary of Sri Upanishad-Brahma-Yogin (in Sanskrit). Adyar Library (Reprinted 1970).
  • Tinoco, Carlos Alberto (1996). Upanishads. IBRASA. ISBN 978-85-348-0040-2.
  • Warrier, AG Krishna (1967). Sāmanya Vedānta Upaniṣads. Adyar Library and Research Center. ISBN 978-8185141077. OCLC 29564526.
  • Vanamali (21 July 2008). Shakti: Realm of the Divine Mother. Inner Traditions / Bear & Co. ISBN 978-1-59477-785-1.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Tinoco, 1996, 87-88 битләр.
  2. 2,0 2,1 Vedic Literature, Volume 1, Калып:Google books, Government of Tamil Nadu, Madras, India, pages 575-576
  3. Vanamali, 2008, 323 бит.
  4. 4,0 4,1 4,2 Pandey, 1996
  5. Nair, 2008, 387 бит.
  6. Deussen, 1997, 556-557 битләр.
  7. Ayyangar, 1941, 461-463 битләр.
  8. Warrier, 1967
  9. Ayyangar, 1941, 461 бит.
  10. 10,0 10,1 10,2 10,3 10,4 10,5 Pandey, 1996, 1 бит.
  11. Ayyangar, 1941, 461-462 битләр.
  12. 12,0 12,1 12,2 Ayyangar, 1941, 462 бит.
  13. Ayyangar, 1941, 462-463 битләр.
  14. 14,0 14,1 14,2 Ayyangar, 1941, 463 бит.
  15. Pandey, 1996, 1-2 битләр.
  16. 16,0 16,1 16,2 16,3 16,4 Pandey, 1996, 2 бит.
  17. 17,0 17,1 17,2 Ayyangar, 1941, 464-465 битләр.
  18. 18,0 18,1 18,2 Pandey, 1996, 2-3 битләр.
  19. 19,0 19,1 19,2 19,3 Ayyangar, 1941, 465-466 битләр.