Садыйк Хан
Садыйк Хан | |
---|---|
![]() | |
Лондон мэры | |
Вазыйфага керешкән 2016 елның 6 мае | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 8 октябрь 1970 (52 яшь) Лондон, Бөекбритания |
Сәяси фирка | лейбористлар |
Җефет | Сәгъдия Хан[d] |
Әни | Сехрун, тегүче |
Әти | Аманулла Хан, автобус йөртүче |
Белем | Төньяк Лондон университеты[d], Эрнест Бевин көллияте[d] һәм Лондонский Университет Метрополитен[d] |
Садыйк Хан, Садыйк Аманулла улы Хан, (ингл. Sadiq Aman Khan, урд. صادق امان خان — Бөекбритания сәясәтчесе, Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасе әгъзасы, Лондон мэры (2016).
С. Хан – Бөекбританиянең министрлар кабинеты эшчәнлегендә катнашучы беренче мөселман һәм нәсел тамырлары Азиядән (Пакьстан) булган шәхес.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1970 елның 8 октябрендә Лондонда 8 балалы эшче гаиләсендә (әтисе Аманулла Хан — автобус йөртүчесе, әнисе Сехрүн — тегүче) туган. Гаилә 1970 елда Пакистаннан Лондонга күченгән. 15 яшендә Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасенә керә. Төньяк Лондон университетында һәм Гилфордның юридик көллиятендә хокук өйрәнә.
- 1994-2004 елларда Л. Крисчен һәм М. Фишерның кеше хокукларын яклау буенча юридик фирмасында (2002 елдан Крисчен-Хан фирмасы) стажёр, кече партнёр, фирма җитәкчесе.
- 1994-2006 елларда Лондонның Уондсуэрт боросы шурасына сайлана. 2005 елда Уондсуэрт боросы Тутинг сайлау бүлгесеннән Бөекбританиянең Җәмгыять пулатына (рус. Палата общин Великобритании) сайлана.
- Бөекбританиянең Гордон Браун хөкүмәтендә 2008-2009 елларда җирле үзидарә министры, 2009-2010 елларда кече транспорт министры.
- С. Хан – Бөекбританиянең министрлар кабинеты эшчәнлегендә катнашучы беренче мөселман һәм нәсел тамырлары Азиядән булган шәхес.
- 2010 елда Эд Милибэндның Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасе рәисе булып сайлануына ярдәм итә. Лейбористлар 2010 елгы парламент сайлауларында җиңелгәннән соң, күләгәдәге кабинетта транспорт, хокук министры һәм казначылык канцлеры.
Мэр булып сайлану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2015 елның сентябрендә Бөекбританиянең Лейбористлар фиркасеннән Лондон мэрын сайлауларда рәсми кандидат.
Сайлау вакытындагы шигаре: «Мин — лондонлы. Мин — аурупалы. Мин — британияле. Мин — инглиз. Мин — мөселман. Мин — азияле. Мин — пакьстанлы».
2016 елның 6 маенда узган Лондон мэрын сайлауларда Консерваторлар фиркасеннән булган кандидатны 44 %ка 35% тавыш җыеп җиңә.
Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хатыны Сәгъдия Әхмәт (ингл. Saadiya Ahmed), хокук белгече.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- С. Ханның рәсми сайты 2016 елның 12 май көнендә архивланган.(ингл.)
- Садыйк Хан – яңа Ауропаның мөмкинлекләре
- Мэром Лондона официально стал мусульманин Садик Хан