Сазанак
Сазанак | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Ledum L., 1753[1][2] |
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | арчанчалар[d] |
Таксономик төр | L. palustre[d] |
Җимеш төре | тартмачык[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Зур совет энциклопедиясе (1926-1947)[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 57(1)[d], Кормовые растения сенокосов и пастбищ СССР[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] |
Сазанак (лат. Lédum), багульник, чабыр куагы, үрмә рәйхан — Арчанлылар (Ericaceae) гаиләлегенә кергән мәңге яшел үләнчел үсемлекләр ыругы.
Таралуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]10 га якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның субарктик һәм уртача климат шартларында үсә.
Татарстан территориясендә бер төре – саз чабыр куагы (L. palustre) бар. Төньяк-көнбатыш районнарда торфлы сазлыкларда үсә. Россия территориясендә дүрт төре очрый.
Ерак Көнчыгышы һәм Себер өлешләрендә яшәүчеләр сазанак дип күп башка рододендроннар вәкилләрен, аеруча даурияле рододендронны атый.
Ботаник тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]50-100 см биеклектәге үсемлек. Сабагы ятма, күтәрелеп торучы күп санлы ботаклы. Яшь үрентеләре куе җирән-коңгырт төкчәле, карт ботакларның кабыгы шома, соры-коңгырт төстә. Яфраклары чиратлашкан, кыяк, кыска сабаклы, калын, аска таба төрелгән читле, асты җирән киезсыман. Чәчәкләре ак, сирәк кенә – кызгылт, чатырсыман чукка җыйналган. Җимеше – озынча, биш оялы, күп орлыклы тартмачык. Июньдә чәчәк ата. Җимешләре июль-августта өлгерә. Орлыктан һәм тамыр үсентесеннән үрчи.
Куллану
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Баш әйләндергеч гаять көчле исле (саз чабыр куагының халык биргән «саз миңгерәткече» исеме шуннан) үсемлек.
Җир өсте өлешләрендә эфир мае, яфракларында гликозид һәм дуплау матдәләре бар.
Дару үсемлеге: медицинада чәчәкле ботаклары һәм яфраклары – какырык чыгару чарасы.
Яфраклары бөҗәкләргә каршы кулланыла. [4].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносокING
не указан текст - ↑ https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/sazanak