Саңлы йөрүк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Саңлы йөрүк latin yazuında])
Калмыклар эмиграциясе. Гравюра Ш.-М. Жоффруа

Cаңлы йөрүк (каз. Шаңды жорық) яки Торгутлар качыу — 1771 елдагы Руссядан Цин империясына кадәр калмык халыкның күчеү, эммиграциясе[1][2][3][4][5][6][7][8][9][10]..

Калмыкларны мәҗбүриләп христиан диненә күчерү, калмык далаларын колонияләштерү сәбәпле, калмыкларның зур өлеше Россиядән күчеп китәргә була. Әстерхан губернасы чиновникларының Россия империясенең чит ил эшләре коллегиясенә биргән хисабында әйтелгәнчә, 1771 елның гыйнварында Убаши казакъ далалары аша көнчыгышка 30 909 кибитка җибәрә (11 198 е кала). Шул ук елның июль аенда күченүче халыкның яртысын, барлык терлекләрен югалтып, калмыклар Кытай чигенә барып җитә һәм аның хакимиятенә буйсына.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]