Светозар Гурбан-Ваянский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Светозар Гурбан-Ваянский latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Светозар Гурбан-Ваянский
Sochan (24).jpg
Туу датасы: 16 гыйнвар 1847(1847-01-16)[1][2][3]
Туу урыны: Глбоке (район Сеница)[d], Сеница[d], Трнавский край[d], Словакия
Үлем датасы: 17 август 1916(1916-08-17)[1][2] (69 яшь)
Үлем урыны: Мартин, Жилина төбәге[d]
Эшчәнлек төре: язучы, әдәби тәнкыйтьче, сәясәтче, журналист, шагыйрь, адвокат, хокук белгече
Дебют: сборник стихов "Татры и море"

Светозар Гурбан-Ваянский (чын исеме һәм фамилиясе Светозар Гурбан ) ( словак. Svetozár Hurban-Vajanský; ; 16 гыйнвар, 1847, Глбоке у Сеницы)авылы) - 17 август, 1916, Мартин ) - словак шагыйре, прозаик, язучы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, җәмәгать эшлеклесе, XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында Словакия әдәби тормышында үзәк фигураларның берсе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Словакия милли яңарышының күренекле шәхесе, сәясәтче һәм язучы Йозеф Милослав Гурбан гаиләсендә туган [4] .

Ул үзенең туган шәһәре Глбокеда башлангыч белем алган, аннары Германиядә Модра, Цешин һәм Штендаль шәһәрләрендә белем алуын дәвам иткән. Ул Банска Бистрица шәһәрендәге гимназияне тәмамлаган. Аннары ул Братислава академиясенә укырга керә, анда хокук фәннәрен өйрәнә һәм Будапештта стажировка үтә.

Шуннан соң ул Трнавада,Будапештта, Братиславада һәм Венада адвокатлык белән шөгыльләнә.

1878 елдан ул Мартинда чыккан «Národnie noviny» газетасы мөхәррире булып эшли башлый, соңрак ( 1906 елдан ) - бу газетаның баш мөхәррире була. Журналистикада һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул берничә тапкыр төрмәгә утыртыла, берничә тапкыр Русия, Прага, Будапешт, Вена, Мюнхен тарафларына сәяхәт кыла.

XIX гасырның 80нче еллар башында Светозар Гурбан-Ваянский сәләтле шагыйрь, прозаик, журналист булып таныла һәм үзен Австрия-Венгрия хакимият элитасы Словакия халкын кысуга каршы көрәшче итеп күрсәтә. Гурбан-Ваянский, Людовит Штур кебек үк, язучылар һәм милли-мәдәни даирә эшлеклеләре өчен юл күрсәтүче була.

Чын панславист буларак, ул Словакия халкы өчен "котылуны" бары тик Русия халкыннан гына көткән. Моның өчен ул буржуаз демократлар төркеменнән каты тәнкыйтькә тотылган.

Публицистик әсәрләрендә ул рус теленең гомуми славян әһәмиятен яклый.

Вафат булгач, аны Мартиндагы Халык зиратына җирлиләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых дадзеных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы — 2011.
  2. 2,0 2,1 Брокгауз энциклопедиясе
  3. Discogs — 2000.
  4. Словацкая литература // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Sobrané diela, sv. I-18, Turč. sv. Martin, 1936-49; в рус. пер. — Летящие тени, в кн.: Словацкие повести и рассказы, М., 1953.
    • Vlček J., Dejiny literatury slovenskej, Brat., 1953.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]