Сергей Ерёмин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Ерёмин latin yazuında])
Сергей Ерёмин
Туган 14 май 1976(1976-05-14) (47 яшь)
Красноярск, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Красноярск дәүләт университеты[d] һәм Краснаяр дәүләт тихникә үнивирситите[d]
Һөнәре инженер, сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Русия
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

 Сергей Ерёмин Викиҗыентыкта

Сергей Васильевич Ерёмин (1976 елның 14 мае, Красноярск) — Россия дәүләт эшлеклесе. Красноярск шәһәре башлыгы (2017 елның 26 октябреннән). Красноярск краеның транспорт министры (2012 елның 2 маеннан 2017 елның 25 октябренә кадәр). «Бердәм Россия» партиясенең Красноярск төбәк бүлеге сәяси советы әгъзасы, Красноярск буенча «Бердәм Россия» җирле бүлекчәләренең координацион советы рәисе[1].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сергей Ерёмин 1976 елның 14 маенда Красноярск шәһәрендә туган[2][3].

1998 елда Красноярск дәүләт техник университетының автоюл факультетын «автомобиль транспортында пассажирлар йөртүне оештыру һәм идарә итү» белгечлеге буенча тәмамлый, «инженер» квалификациясен ала[4][5].

2005 елда «юрист» квалификациясен алып, «юриспруденция» белгечлеге буенча Красноярск дәүләт университетын тәмамлый.

1999 елның апреленнән 2002 елның мартына кадәр Красноярск крае эчке эшләр идарәседә оештыру-аналитик бүлеге инспекторы буларак хезмәт итә.

2002 елның мартыннан 2010 елның августына кадәр «Красноярск крае буенча автомобиль юллары идарәсе» край дәүләт бюджет учреждениесендә эшли: 2003 елның 1 июненә кадәр — федераль автомобиль юлларын карап тоту буенча эшләрне планлаштыру һәм оештыру бүлегенең әйдәп баручы инженеры, шулай ук федераль әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау һәм карап тоту буенча эшләрне планлаштыру һәм оештыру бүлегенең әйдәп баручы инженеры; 2004 елның 1 августына кадәр — юл сервисын үстерү һәм бүлеп бирелгән буйларны куллану бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы; 2007 елның 1 гыйнварына кадәр — юл хәрәкәте иминлеге һәм автомобиль юлларының сакланышы бүлеге башлыгы, шулай ук юл хәрәкәте иминлеге һәм түләүле автомобиль юллары бүлеге башлыгы; 2010 елның 1 августына кадәр — автомобиль юлларын эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте иминлеге бүлеге башлыгы.

2010 елның 12 ноябреннән — Красноярск краеның транспорт министры ярдәмчесе, шулай ук Красноярск краеның транспорт министры урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

2012 елның 14 февраленнән — Красноярск крае буенча автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе, ә 2012 елның 2 маеннан 2017 елның 1 октябренә кадәр — Красноярск краеның транспорт министры (2014 елның 1 маеннан һәм 2017 елның 1 октябреннән — вазыйфаларын башкаручы).

2017 елның 24 октябрендә Красноярск шәһәр депутатлар Советы тарафыннан Красноярск шәһәре башлыгы итеп сайлана (29 тавыштан 23 тавыш белән)[6]. 2017 елның 26 октябрендә рәсми рәвештә үз вазыйфасына керә[7].

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, дүрт кызы бар. Очкыч модельләрен җыю белән мавыга[8].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Список «Единой России» в Красноярский горсовет возглавят Еремин, Фирюлина и Ларионова 2018 елның 25 август көнендә архивланган. // Информационное агентство "1-LINE", 03.07.2018
  2. Сергей Ерёмин: биография, карьера и программа нового главы Красноярска
  3. Мэром Красноярска стал Сергей Ерёмин // Сибирское агентство новостей, 24.10.2017
  4. Ерёмин Сергей Васильевич 2017 елның 27 октябрь көнендә архивланган. // Информационное агентство Запад24
  5. «Делали большие факелы и зажигали их»: Мэр Красноярска рассказал о своих студенческих годах // Newslab.ru, 25.01.2018
  6. Красноярску «выбрали» нового мэра // Newslab.ru, 24.10.2010
  7. Новый мэр Красноярска официально вступил в должность // Newslab.ru, 26.10.2010
  8. Новый мэр Красноярска любит пельмени и свою коллекцию самолётов (видео) // Newslab.ru, 24.10.2010