Сергей Ильин (1905)
Сергей Ильин | |
---|---|
Туган | 17 март 1905 Сөнчәле, Иске Мукшы (Кәкрекүл) вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1978[1] Ярыслау, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Казан дәүләт аграр университеты |
Һөнәре | агроном |
Сергей Ильин (Сергей Семөн улы Ильин, 17 март 1905, Сөнчәле, Иске Мукшы (Кәкрекүл) вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 1978[1], Ярыслау, РСФСР, СССР) — агрохимик, агроном, үсемлекче, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1952), профессор (1952). Казан селекция станасының биология бүлеге мөдире (1930-1946). Сембер (1946-1955), Ярославль (1955-1957) авыл хуҗалыгы институтларында, Башкорт дәүләт университетында (1957-1962, ботаника кафедрасы мөдире) һәм Казан педагогика институтында (1962-1965) укыткан. 1966-1970 елларда ССРБ ФА БФ Биология институтының фәнни хезмәткәре.