Сергей Янаки

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Янаки latin yazuında])
Сергей Янаки
Туган 17 сентябрь 1952(1952-09-17)[1]
Уфа, РСФСР, СССР[1]
Үлгән 16 октябрь 2021(2021-10-16)[1] (69 яшь)
Уфа, Россия[1]
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Һөнәре шагыйрь, тәрҗемәче, инженер

Янаки Сергей Георгиевич (17.09.1952-16.10.2021 ел) — шагыйрь, тәрҗемәче, публицист. Россия һәм Башкортстан Язучылар Берлеге әгъзасы[2].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сергей Георгиевич Янаки 1952 елның 17 сентябрендә Уфа шәһәрендә туган.

Аның атасы грек чыгышлы сәяси золым корбаны, Кырымнан Уралга килә. Сергей һәм аның агасы Владимирның бала чагы Бөек Ватан сугышыннан соң Черниковка ихаталарында үтә.

Сергей Янаки белеме буенча техник-электрик, төп һөнәре – инженер-элемтәче. Уфа энергетика техникумын тәмамлаган.

Владивостокта һәм Красноярскида һөнәре буенча эшләгән, Алтайда радиотелеграфист булган.

Гомеренең иң күп өлеше «Башинформсвязь» АСЙ белән бәйле. Бүгенге көндә дә бу җәмгыятьтә хезмәт итә. Хәзерге вакыттта аның компаниядәге эшчәнлеге дә нәшрият эше белән бәйле.

Иҗади эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шагыйрь, тәрҗемәче, публицист Сергей Георгиевич Янаки әсәрләрен 2002 елдан бастырып чыгара башлады.

2015 елдан Россия һәм Башкортстан Язучылар Берлеге әгъзасы.

«Минем мәҗүсилегем» шигырьләр китабы авторы, «Әдәбият гәзите»ндә, республика һәм русия альманахларында, киң матбугат битләрендә басыла.

Тәрҗемәләре «Россия халыкларының хәзерге заман әдәбияты. Шигърият» (2017 ел.) антологиясендә башкорт һәм татар авторларының шигъри китапларында урын алган.

2007 елда «Бельские просторы» журналының «Тәрҗемә» номинациясендә җиңүче була.

«Минем мәҗүсилегем» китабы шул җыентыкка кергән шигырь исеме белән атала — шагыйрьнең дөньяны кабул итүен, аның көнкүреш православ дини аңын һәм рус фольклор традицияләренә тартылуын чагылдыра. Китапка төрле елларда язылган шигырьләр кергән, һәм алар алты тематик бүлектән тора: «Время и камни», «От первого лица», «Чистописание», «Снова яблони в дыму», «Разговор с ветром», «Лыко в строку».

Янаки Сергей Георгиевич башкорт шагыйрьләренең әсәрләрен, Башкорт АССР халык шагыйре Мәҗит Гафуриның әсәрләрен тәрҗемә итә.

«Минем мәҗүсилегем» җыентыгына үзенчәлекле автор иҗатының бер өлеше генә кергән, башка телләрдән тәрҗемә иткән әсәрләре кермәгән.

Сергей Янаки сүзгә сакчыл карый, төптән уйлап эш итүче җитди шагыйрь, әсәрләрен классик шигърият юнәлешендә яза. Җыентыкка аннотациядә: «Үткән еллар хәтере, киләчәк турында уйланулар, вакыт бәйләнеше — шагыйрь иҗатының төп юнәлеше» дип язылган.

Аның әсәрләренә йөрәге һәм күңеле аша узган күп автобиографик материал кергән. Шуңа да җырга әйләнгән шигъри юллары тыңлаучыларның йөрәгенә үтеп керә. Сергей Георгиевич гитарада оста уйный һәм тавышы да югары кимәлдә.

Шагыйрь-бард төрле аудитория алдында чыгыш ясый. Үзе турында еш кына ирония белән сөйли[3][4].

Шигырьләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Колодец
  • Мытарь
  • Дурачок
  • Пластинка
  • Некогда
  • Корчевье
  • Михайловский мужик
  • Узник
  • Лошадь в школьном дворе
  • Жизни признание в любви
  • Пластинка
  • Не защитил
  • Милостивец
  • Валерка
  • В глаза напустят пыли...
  • Двойная беда
  • Посиделки [5][6].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасы мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы
  • Башкортстан Язучылар берлеге Идарәсенең Мактау грамотасы
  • «Россия мәдәният фонды» гомуми русия җәмәгать-дәүләт оешмасының Төбәк бүлекчәсе Рәхмәт хаты
  • Бөтендөнья Татар конгрессының Рәхмәт хаты
  • Бөтенрусия Әдәбият фестиваленең Рәхмәт хаты
  • Лиффт фестивальләренең Рәхмәт хатлары
  • Татарстанның Фатих Кәрим исемендәге премиясе лауреаты

Язучы турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]