Скриптонит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Скриптонит latin yazuında])
Скриптонит
Туган телдә исем Әділ Оралбекұлы Жәлелов
Туган 3 июнь 1990(1990-06-03) (33 яшь)
Ленинский (Павлодар өлкәсе), Павлодар өлкәсе, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР[1]
Ватандашлыгы  Казакъстан
Һөнәре рэпер, музыка продюсеры

 Скриптонит Викиҗыентыкта

Әдил Оралбек улы Жалелов (каз. Әділ Оралбекұлы Жәлелов; туганда Кулмагамбетов; Скриптонит сәхнә тәхәллүсе астында танылган (ингл. Scriptonite), 1990 елның 3 июне, Ленинский, Казакъ ССР, ССРБ) — Казакъстан башкаручысы һәм музыкаль продюсеры, Musica36 лейблына нигез салучы[2]. 2018 елда иҗатын ике проектка бүлә: Скриптонит һәм Gruppa Skryptonite[3].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдил Кулмагамбәтов 1990 елның 3 июнендә Казакъстанның төньяк-көнчыгышындагы Павлодар шәһәре янындагы Ленинский бистәсендә туа[4]. Яшүсмер чакта музыка белән шөгыльләнә башлый, 11 яшендә рэп белән мавыга, 15 яшендә музыка иҗат итә башлый[5]. Яшүсмер чакта Кулмагамбетов фамилиясен Жалелов буларак алыштырган, дип раслый[6].

Беренче уңышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2009 елда Скриптонит үзенең дусты Әнвәр Баймуратов (Niman) белән JILLZ төркемен төзи. 2013 елда Скриптонит Niman' белән бергә «VBVVCTND» җырына видеоклип чыгара[7]. Шуннан соң аның белән Gazgolde Россия продюсерлык үзәге кызыксына[8]. 2014 елның 27 февралендә Скриптонитның бу лейбл резиденты булуы билгеле була.

2015 елда «Баста/Смоки Мо» исеме астында Бастаса һәм Смоки Мо уртак альбомын төзүдә катнаша. Даша Чаруша белән бергә язган «Космос» синглы iTunes чартларында алдынгы урыннарны ала һәм «The Flow» сайты версиясе буенча «2015 елның иң яхшы 50 трекы» исемлегендә 22 нче була[9].

2015 елның октябрендә Скриптонит «хип-хоп» номинациясендә «Jagermeister Indie Awards» премиясе финалистлары арасына керә. 2016 елның җәендә GQ журналының «Ел ачышы-2016» номинациясендә дәгъва итүчеләр арасына керә.

2015 ел. «Дом с нормальными явлениями»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Скриптонитның «Дом с нормальными явлениями» исемле дебют альбомы 2015 елның 24 ноябрендә чыкга һәм iTunes альбом чартында Oxxymiron Россия рэперының «Горгород» альбомын узып һәм Адель Британия җырчысының яңа альбомына (25) бирешеп, икенче урынны ала[10].

«Дом с нормальными явлениями» 2015 елның иң уңышлы рус рэп-альбомнарының берсе була[11], ә Скриптонит үзе Colta.ru интернет-басмасы тарафыннан «Ел рэперы» дип таныла[12]. Альбом Газета.Ru басмасы версиясе буенча «2015 елның иң яхшы 20 альбомы» исемлегенә керә[13], Rap.ru[14] һәм The Flow[15] сайтлары версиясе буенча рус телле альбомнар исемлегендә 1 нче урынны ала.

2016 — хәзерге вакыт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елның 29 октябрендә составында Скриптонит булган Jillzay төркеме 718 Jungle 18 треклы альбом чыгара[16].

2017 елның 7 мартында коллектив Open Season мини-альбомын тәкъдир итә[17].

2019 елда Скриптонит, 104, Truwer һәм Dose тарафыннан Musica36 берләшмәсе оештырыла. Февраль-март айларында бу марка астында биш сингл чыгарылган: «В аду сегодня жарко» , «Ликёрная ванна» [18], «Podruga» [19], «Sinsemilla» [20], «Танцевала»[21].

2019 елның 24 декабрендә Скриптонит дүртенче «2004» студия альбомын чыгара, анда Andy Panda, 104, Truwer, MDee һәм Райда катнашкан.

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студия альбомнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2015 — «Дом с нормальными явлениями»
  • 2017 — «Праздник на улице 36»
  • 2017 — «Уроборос: Улица 36 / Зеркала»
  • 2019 — «2004»
  • 2021 — «Свистки и бумажки»

Мини-альбомнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2017 — Open Season (Jillzay составында)
  • 2019 — Solitude (Gruppa Skryptonite составында)
  • 2019 — «Замерз»
  • 2019 — «Не ври, не верю» (104 белән берлектә)
  • 2020 — PVL is back (Niman белән берлектә)

Җыентыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2015 — «К тебе» (Gazgolder артистлары белән берлектә)
  • 2016 — 718 Jungle (Jillzay составында)
  • 2019 — «Musica36: Как я провел это лето» (Musica36 артистлары белән берлектә)

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Фильм Искәрмә
2017 Төтен Композитор
2018 Клубаре Актёр

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 елның 19 гыйнварында Скриптонитның улы туа, аңа Лучи исемен кушалар (артистның әнисе хөрмәтенә).

Юрий Дудька биргән интервьюсында улы туганнан соң, Казакъстаннан гаиләне Мәскәүгә күчерүе турында сөйләгән[22].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Ел ачышы» номинациясендә «Ел кешесе GQ 2016» премиясе иясе;
  • «Форматтан тыш» номинациясендә «Реальная премия MusicBox 2016» премиясе иясе.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Скриптонит: почему живет в разлуке с сыном, чем прославился и как стал любимцем Пугачевой // СтарХитМосква: Шкулёв Медиа Холдинг, 2021.
  2. Кто такие Musica36, и почему это самые стильные казахи на сегодняшний день?. Sputnik Казахстан. 2019-11-20 тикшерелгән.
  3. Скриптонит пообещал скоро выпустить EP (рус.), The-Flow.ru. 29 октябрь 2018 тикшерелде.
  4. Андрей Никитин «Это про пацанов из тех мест, где я вырос»: интервью с рэпером Скриптонитом // Афиша-Воздух.
  5. Наталья Наговицына Скриптонит: «Не хочу, чтобы люди младше восемнадцати слушали мои песни» // Собака.ru.
  6. Рэпер Скриптонит из посёлка Ленинский. Настоящее время (2016-08-14). 2016-08-15 тикшерелгән.
  7. Николай Редькин 8 новых лиц хип-хопа // Афиша-Daily.
  8. Николай Редькин 6 фактов о Скриптоните, рассказанные им самим // The Flow.
  9. 50 лучших треков 2015 года, часть 3 // The Flow.
  10. Новый альбом Адель в пятый раз возглавил чарты российского iTunes // Lenta.ru.
  11. Андрей Никитин Что случилось с музыкой. Скриптонит, Tesla Boy, Coldplay, M.I.A., Tame Impala и другие // Афиша-Воздух. Архивировано из первоисточника 22 декабрь 2015.
  12. Денис Бояринов Итоги года. Наша поп-музыка // Colta.ru.
  13. Ярослав Забалуев 20 лучших альбомов 2015 года // Газета.Ru.
  14. Итоги года: лучшие русские альбомы, часть 2 | RAP.RU // Rap.ru.
  15. 33 лучших отечественных альбома 2015, финал // The Flow.
  16. Группа Jillzay, в состав которой входит Скриптонит, выпустила релиз «718 Jungle» (2016-10-29). әлеге чыганактан 2016-10-29 архивланды. 2016-10-29 тикшерелгән.
  17. Вышел новый EP Jillzay — «Open Season» (2017-03-07). 2017-03-28 тикшерелгән.
  18. Dose «Ликёрная ванна»: дебютный рэп-трек казахстанского продюсера Strong Symphony (2019-03-04). әлеге чыганактан 2019-04-02 архивланды. 2019-04-02 тикшерелгән.
  19. Gruppa Skryptonite «Podruga»: второй клип нового проекта Скрпитонита (2019-03-06). әлеге чыганактан 2019-03-06 архивланды. 2019-04-02 тикшерелгән.
  20. ​Скриптонит, 104, Вандер Фил, Rigos «Sinsemilla»: трек к 8 марта, в котором воспевается отнюдь не женщина (2019-03-08). әлеге чыганактан 2019-04-02 архивланды. 2019-04-02 тикшерелгән.
  21. "Танцевала" — это фит Dose и Andy Panda (2019-03-10). әлеге чыганактан 2019-03-10 архивланды. 2019-04-02 тикшерелгән.
  22. вДудь (2017-06-06). Скриптонит - большое откровенное интервью / вДудь. 2018-02-20 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]