Солтан Гыйрфанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Солтан Гыйрфанов latin yazuında])
Солтан Гыйрфанов
Туган 3 июль 1913(1913-07-03)
Еланлы, Зылатаус өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 31 март 1989(1989-03-31) (75 яшь)
Еланлы, Кыйгы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР

Солтан Гыйрфанов (Солтан Гыйрфан улы Гыйрфанов, 3 июль 1913(1913-07-03), Еланлы, Зылатаус өязе, Уфа губернасы, Россия империясе31 март 1989(1989-03-31) (75 яшь), Еланлы, Кыйгы районы, БАССР, РСФСР, СССР) — Социалистик Хезмәт Каһарманы (1948).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Солтан Гыйрфан улы Гыйрфанов 1913 елның 3 июлендә Башкортстан Республикасының хәзерге Кыйгы районы Еланлы авылында туган. Татар. Урта белемле.

Хезмәт юлын 1930 елда Кыйгы районының Киров исемендәге колхозында башлый, аннан соң көтүче булып эшли. 1938 елда колхозның кыр караучысы бригадасына бригадир итеп билгеләнә. 1939-1940 елларда совет-фин сугышында, 1941-1942 елларда — Бөек Ватан сугышында катнаша. Фронттан кайтканнан соң, туган колхозында, саулыгы какшау сәбәпле, кыр караучылар бригадасында бригадир булып эшли. 1945-1946 елларда Думадагы бер еллык елкычылык мәктәбендә укый, аны бетерү белән, Солтан Гыйрфан улын колхозның елкычылык фермасына мөдир итеп билгелиләр.

Ветеринария, анатомия, физиология һәм авыл хуҗалыгында малларны тукландыру өлкәсендәге нигезле белеме нәтиҗәәсендә, С. Г. Гыйрфанов фермада хезмәтне оста оештыра һәм кыска вакыт эчендә елкычылыкны үстерүдә югары хезмәт күрсәткечләренә ирешә. Ике ел эчендә малларның саны ике тапкыр арта. Ат малларын карауның санитар-гигиена шартларына, аларны ашату рационына, терлекчелек корылмалары торышына аерым игътибар бүленә. Елкычылык фермасындагы эшләрнең оста оештырылуының нәтиҗәсе булып, елкыларның саны артуы һәм тайларның иминлегенә югары күрсәткечләр тора: С.Г. Гыйрфанов җитәкләгән фермада 1947 елда 28 биядән 28 колын алынган һәм үстерелгән.

1947 елда югары артымлы авыл хуҗалыгы продуктларын сатуга мәҗбүри чыгару планын үтәгәне һәм малчылыкны үстергәне өчен ССРБ Югары Советы Президиумының 1948 елның 27 июль Карары белән С.Г. Гыйрфановка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

1949 елда Киров исемендәге колхоз рәисе итеп сайлана. 1954 елда «Кызыл Урал» колхозында агроном булып эшли, 1966 елда Еланлы авыл советы рәисе итеп тәгаенләнә. 1971 елда пенсияга чыга.

1989 елның 31 мартында вафат.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]