Эчтәлеккә күчү

София Браге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/София Браге latin yazuında])
дан. Sophie Brahe
Сурәт
Ватандашлык  Дания кыйраллыгы[d][1]
Кушамат/тәхәллүс Urania
Туу датасы 24 август 1559[2]
Туу урыны Кнутсторп[d], Свалёв[d], Мальмёхус[d], Швеция[3]
Үлем датасы 1643[4][5][6][…]
Үлем урыны Һелсиңөр, Дания[3]
Ата Отте Браге[d][3]
Ана Beate Clausdatter Bille[d][7][3]
Кардәш Тихо Браге[7][3], Jørgen Ottesen Brahe[d][3], Axel Ottesen Brahe[d][3], Steen Brahe[d][3] һәм Knud Brahe[d]
Ире яки хатыны Otte Andersen Thott[d][3] һәм Erik Lange[d][3]
Балалар Tage Ottesen Thott til Eriksholm[d][3]
Туган тел дания теле
Һөнәр төре йолдызбелгеч, тарихчы, владелец поместья, специалист по генеалогии
Архивлары саклана Lund University Library[d][8] һәм Уппсальская университетская библиотека[d][9]
Йогынтысын кичергән Тихо Браге
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
 София Браге Викиҗыентыкта

София Браге (дан. Sophie Brahe, 22 сентябрь 1556 ел — 1643 ел) — дат астрономы, ботаник, табиб һәм тарихчы, Тихо Брагеның кече сеңлесе, абыйсы белән фәнни тикшеренүләрдә хезмәттәшлек иткән.

Браге Кнудстурп (хәзер — Швеция) гаиләсенең фамилия сараенда, Дания короле киңәшчесе һәм Отто Браге һәм патшабикә София патша сараендагы ханым — Беате Билле Браге ун баласы арасында иң кече бала булып туган. Софиянең энесе, аннан 10 яшкә олы билгеле астроном Тихо Браге булган. София, немец телендә астрономия китапларын өйрәнеп, шулай ук үз хисабына латин теленнән тәрҗемә ителгән китапларга заказ биреп, астрономияне үзлектән өйрәнгән. 1573 елдан София Тихога астрономик күзәтүләрендә ярдәм иткән, еш кына аның Ураниборг обсерваториясенә барган. Тихо Софиянең акылы һәм сәләте белән соклануы турында әйткән, шул ук вакытта аларның туганнары, югары катлам кешесенә фән белән шөгелләнү түбәнчеллек дип, аларны хупламаганнар.

1576 елда, аңа 19 яки 20 яшь булганда, София Отто Тоттка кияүгә чыга, аларның никахыннан 1580 елда туган бер улы булган. 1588 елда Софияның ире вафат булгач, һәм улы балигъ булганга кадәр, ул иренең мөлкәте белән идарә иткән. Бу вакытта ул, Тихога йолдызнамә төзергә ярдәм күрсәтеп, шулай ук бакчачылыкка, химия һәм медицинага зур игътибар биргән. Ураниборгка килеп йөргәндә, София белән алхимик Эрик Ланж танышкан, ир өйләнергә тәкъдим ясаса да, акча булмау сәбәпле, алар бары 1602 елда гына өйләнешә, һәм соңыннан Экенфордта хәерчелектә яши. Софиянең туганнарына язган хатларыннан күренгәнчә, ярлылыкны ул дәрәҗәсен тотып, юмор хисе белән үткәрә. Эрик Ланж 1613 елда Прагада вафат була.

1616 елда, ире үлгәннән соң, София Данияга кайта һәм Хельсингёрда урнаша. Гомеренең соңгы елларын ул дат дворян гаиләләренең генеалогияләренә шәҗәрәләрен төзүгә багышлый, аның беренче хезмәте 1626 елда нәшер ителә. Әлегә кадәр аның шәҗәрә хезмәтләре дат дворянлыгының иртә тарихы буенча төп чыганак дип санала һәм Король китапханәсында саклана. София Браге 1643 елда Хельсингёрда вафат булган, Кристианстадта (Швеция), Тоттларның гаилә каберлегендә җирләнгән.

  1. The History of Nordic Women's LiteratureKVINFO, KvinnSam.
  2. Dansk kvindebiografisk leksikon — 2001.
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 Sophie Ottesdatter Brahe Ca 1556 — 1643 Lärd kvinna, astronom
  4. Nationalencyklopedin — 1999.
  5. Faceted Application of Subject Terminology
  6. Early Modern Letters Online
  7. 7,0 7,1 Ogilvie M. B. The Biographical Dictionary of Women in Science: Pioneering Lives From Ancient Times to the Mid-20th CenturyRoutledge, 2003. — 798 p. — ISBN 978-1-135-96342-2
  8. Slegte-bog
  9. Fru Sofia (Ottesdotter) Brahes 32 anor