Сребреница суешы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Сребреница суешы харитасы

Сребреница суешы (серб. Масакр у Сребреници) яки Сребреница геноцидыЮгославия сугышы (1991-1995) вакытындагы иң канкойгыч үтерешләр вакыйгасы.

Үтерешнең корбаннары җеназасы
Үтерелгән 13 яшьлек малай

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993 елда БМО Иминлек Шурасы Сребреница анклавын "куркынычсызлык зонасы" дип игълан итә, ләкин 1995 елның 11 июлендә Босния серблары гаскәре Сребреницаны басып ала.

Халыкара тикшеренүләр буенча серблар 7000-8000 коралсыз 13-77 яшендәге боснияле ир-атларны үтергән. Үтерешне төп оештыручылар - Ратко Младич, Радислав Крстич, Дражен Эрдемович булып санала.

2007 елда халыкара трибунал үтерешне Сребреница геноциды дип атаган.

2009 елда Аурупа парламенты 11 июль - "Сребреница геноцидын искә алу көне" итеп билгеләде.

1993 елның 25 июлендә серблар Жепа каласына һөҗүм итеп басып ала.

Сребреница суешы һәм Жепа шәһәрен басып алганнан соң, НАТО Сербия Җөмһүриятен бомбага тота, НАТО ярдәмендә хорватлар һәм бошняклар сербларга каршы һөҗүм операцияләрен үткәрә. Нәтиҗәдә Дейтон килешүләре имзалана.

Югославия буенча Халыкара трибуналга караганда генерал Младич җитәкчелегендәге серблар кораллы көчләре Сребреницада да шәһәрнең тирә-ягында тотып алынган хәрби булмаган мөселман 10-65 яшьлек ир-атлары һәм малайларны берничә көн дәвамында атып үтергәннәр, 8000 кеше үтерелгән һәм туганнар каберлегендә күмелгән. Туганнар каберлекләре әлегә табыла.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]