Сәгыйдулла Хафизов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәгыйдулла Хафизов latin yazuında])
Сәгыйдулла Хафизов

Тугач бирелгән исеме: Сәгыйдулла Хәби улы Хафизов
Псевдонимнар: Сәгыйть Лашманчы
Туу датасы: 1945(1945)
Туу урыны: Чирмешән районы, Лашман авылы, ССБР байрагы
Ватандашлык: СССР
Эшчәнлек төре: әдәбият галиме
Иҗат итү теле: татар теле

Сәгыйдулла (Сәгыйть) Хафизов — язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче.

Сәгыйдулла Хәби улы Хафизов 1945 елда Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында туган. Казан дәүләт университетын, аннары аспирантура тәмамлаган. Профессор Ибраһим Нуруллин җитәкчелегендә аспирантурада укып, XIX йөз татар прозасы буенча кандидатлык диссертациясе яклады.

35 ел гомерен укыту-тәрбия эшенә багышлый. Башкортстан дәүләт университетында укыта, соңрак Башкортстан дәүләт педагогия университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасын җитәкли. Күп кенә гыйльми эшләр, уку ярдәмлекләре авторы. Татарстан Язучылар берлегенең тәнкыйтьче Җамал Вәлиди исемендәге премиясе лауреаты. Язучының публицистика жанрында да каләме ңсыналган. Өч тапкыр ул «Кызыл таң» гәзитенең лауреаты буларак танылды. Проза сөючеләргә Сәгыйдулла ага күбрәк “Сәгыйть Лашманчы” псевдонимы аша билгеле.

“Яшьтәшләр” дигән беренче әсәре 1978 елда «Идел» альманахында дөнья күрә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]