Сәмуд кавеме

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сәмуд кавеме latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Сәмуд кавеме (сәмудлар) (гар. ثمود‎) — Ислам динендә бүгенге Гарәбстанның юкка чыккан төп кавемнәренең берсе. Коръән буенча, Аллаһ аларны кылган гөнаһлары — үзләренә җибәрелгән Салих пәйгамбәр үгет-нәсихәтенә һәм тыюларына колак салмаган өчен юк иткән.

Борынгы чыганакларга караганда, сәмуд кавеме Хиҗаз шәһәреннән төньяктарак яшәгән, мөселман чыганакларында да шул төбәккә ишарә ясала. Сәмудлар турында иң борынгы мәгълүмат б.э.к. 715 елда Ассүрия патшасы Саргон II хакимлеге чорына карый, бу халык Көнчыгыш һәм Үзәк Гарәбстанның ассүриялеләр тарафыннан буйсындырылган кабиләләре арасында телгә алына[1].

Сәмудлар турында "Tamudaei" атамасы астында Хисо Аристоны, Клавдий Птолемей һәм Өлкән Плиний[2] хезмәтләрендә дә әйтелгән. Согуд Гарәбстанының төньяк-көнбатышында күпсанлы мәгарә каберлекләре бар, аларның Коръәндә сәмудлар турындагы мәгълүматларга нигез булып торуы ихтимал. Бу хакта болай диелә: "... үзәннәрдә кальгалар коралар, тауларны чокып өй салалар" (7:72); "... бакчалар һәм чишмәләр, ...сусыл җимешле пальмалар арасында яшиләр" (26:147-148). 

Коръән аятьләрендә бу хакта гыйбрәт өчен генә әйтелгән булса да, биредә гарәп тарихының борынгы чорлары чагылыш тапкан булырга мөмкин: иген игүче сәмудларның имезүче ана дөяне үтерүе Гарәбстанның утрак һәм күчмә кабиләләре арасындагы низагларны гәүдәләндерә торгандыр. Коръән сүрәләрендә Мөхәммәт пәйгамбәр сәхабәләренең дә Сәмуд һәм Гъәд кавемнәре турында хәбәрдар булуы турында әйтелә, мәсәлән: "Сез аларның торган урыннарын беләсез" (29:3). Сәмудларның һәлакәте Коръәндә "тетрәнү" (7:76) һәм "яшен тизлегендәге һөҗүм" (41:12, 16)] рәвешендә җир тетрәү буларак сурәтләнә.

Коръәндә Салих пәйгамбәрнең сәмудларны элгәрләре булган Гъәд кавеме фаҗигасеннән (көчле давыл тарафыннан юк ителүдән) коткару өчен җибәрелгәне турында әйтелә. Ләкин сәмудлар Салих пәйгамбәрнең бераллалык турындагы вәгазьләрен кире кагалар.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сәмуд  // Дөнья халыклары мифлары. Энциклопедия / Баш ред. С. А. Токарев. — М. : СЭ, 1980—1982.  Т.2, Б.404.
  • Мифологик сүзлек. М. : СЭ, 1990. — Б. 470.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. M. Th. Houtsma et al., eds., E.J. Brill’s first encyclopaedia of Islam, 1913—1936
  2. Phillip Hitti, A History of the Arabs, London: Macmillan, 1970, p. 37.