Клавдий Птолемей

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Клавдий Птолемей

Тулы исеме Κλαύδιος Πτολεμαῖος, лат. Ptolemaeus
Һөнәре астроном
Туу датасы 87 чамасы
Ватандашлыгы Мисыр
Үлем датасы 165 ел(0165)

Клавдий Птолемей (87165) — борынгы грек астрономы, математик, географ, оптик. 127151 елларда Александриядә яши. Үз чорының иң белемле кешеләрнең берсе.

Биография[үзгәртү]

Тормышының күп өлешен ул Рим империясенә кергән Александриядә уздыра.

Әл-Мәҗис[үзгәртү]

Птолемейның төп әсәре «Математик система» дип атала. Математик система 13 китаптан тора һәм безнең көннәргә гарәп тәрҗәмәсе аша Әлмагест яки әл-Мәҗис исеме белән килеп җитә.[1] Бу китапта антик чор астромнарының белемнәре системга кертелә һәм гомумиләштерелә. Птолемей кешегә күренә торган Кояш, Ай һәм Кояш системасының тагын биш планетасының хәрәкәтен тасвирлаган математик система кора. Бу теория Платон һәм Аристотельнең космос күзаллавына һәм хәрәкәт аксиомаларына таяна. Платон һәм А. буенча Җир шар формалы, бер урында торып кузгалмый торган һәм җиде күкнең уртасында тора. Күк арасы сфера формасында һәм Җир тирәли, бер суткага й әйләнеш ясап әйләнеп йөри. Птолемей Җирнең әйләнеп йөрүен күз алдына да китерә алмаган, әгәр шулай булса, ди ул, болытлар һәм гомумән биектән төшә торган барча әйберләрне көнбатышка таба алып китәр иде. Планеталар шулай ук Җир алдында түгәрәк орбиталар буенча даими тизлек белән әйләнеп йөри. Күк сфералары әйләнеп йөри торган сыек җисемнәр итеп күзаллана. Каты күк, яки («неподвижных звезд») күге планаталар орбиталары артында тора. Аңардан соң “су күге” (аңардан яңгыр ява), тагын да читтәрәк – беренче двигатель. Космосның иң читендә «бәхил җаннар оясы». Дөнья корылышының бу системасы аңлата алмаган – ни өчен планеталар үзгәреп торган тизлек белән хәрәкәтләнәләр? Ни өчен алар юлын үзгәртә, артка чигенә, мәсәлән. Птолемей шуның өчен, геоцентрик системадан тайпылмыйча деферент һәм эпицикл төшенчәләрен кертә. Планеталар түгәрәк буенча түгел, элмәк сыман маршрут белән йөри – бу идеяне б.э. II гасырда беренче булып Гиппарх әйтә. Птолемейның математик схемасы бик катлаулы була, ләкин ул планеталарның торышын шактый төгәл исәпләргә мөмкинлек биргән һәм 13 гасыр буе фәндә өстенлек иткән. Аларга бары тик XVI гасыр башында ревизия ясала (кара: Коперник). Ул диңгезчеләрнең алыштыргысыз ярдәмчесе була. Альмагест китабында Птолемей меңнән артык йолдызның каталогын төзи, аларны төсе һәм яктысы буенча классларга бүлә.

Оптика һәм география[үзгәртү]

Птолемейның харитасы.

Альмагесттан башка Птолемейның “Оптика” һәм “География”се киң билгеле. Сигез китаптан торган “География”се киң билгеле була: ул тулы, киң күләмле географик белемнәрнең белешмәсе. Мәгълүматны Птолемей сәяхәтчеләр хәбәрләренә таянган. Географиядә 8000 географик нокта күрсәтелгән: Скандинавиядән алып Нил чыганакларына кадәр, антлантик океаннан алып Һиндкытайга кадәр. Трактатка өстәмә итеп, бер гомуми һәм 26 махсус Җир өстенең картасы куелган. Птолемей үзе сәяхәтче булмый. Ул Александрия китапханәсендә тупланган чыганаклардан файдалана. География әсәренең латин телендәге кайбер версияләрендә болгарлар дип уйланылган Bulensii халыкның Кара диңгезнең төньяк-көнбатыш яры тирәләрендәге территориядә яшәве күрсәтелә. [2][3][4]

"География"дә греклар йөреп белгән илләр турында азмы-күпме төгәл мәгълүмат бирелгән. Бу яктан аның карталары хәтта 17 гасырда, "Бөек ачышлар заманы"нда әһәмиятен югалтмый. Ә менә греклар белмәгән Җир өлешен Птолемей легендаларга һәм әкиятләргә нигезләнеп сурәтли. Птолемей "География"сенә алданып, Христофор Колумб Кытай һәм Һиндстанга якын юл эзләп йөргәндә, Америка кыйтгасын ача.

Птолемей атмосфера рефракциясе күренешен ачкан. Ул төрле әсбаплар ясап, формуланы эзли, ләкин табалмый.

Әсәрләре[үзгәртү]

  • әл-Мәҗис (“Математик система”)
  • “География”

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Казанда “әл-Мәҗис”нең күчермәсе табылды
  2. Dobrev, Petar 2001
  3. Fries, Lorenz and Claudius Ptolemy. Tabula IX. Europae. In: Servetus, Michael. Opus Geographiae. Lyon, 1535.
  4. Germanus, Nikolaus and Claudius Ptolemy. Geographia. Ulm: Lienhart Holle, 1482. (fragment)

Сылтамалар[үзгәртү]