Сөембикә, яки Казан ханлыгының буйсынуы (балет, 1832)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөембикә, яки Казан ханлыгының буйсынуы (балет, 1832) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сөембикә, яки Казан ханлыгының буйсынуы
Көйязар Константино Ковас, Ипполит Соне
Сюжет чыганагы М.М. Херасков. «Россияда» поэмасы
Хореограф Шарль Дидло, Алексис Бланш
Пәрдәләр саны 4
Иҗат итү елы 1832
Беренче куелыш 1832
Беренче куелыш җире Питырбур, Зур театр

«Сөембикә, яки Казан ханлыгының буйсынуы» (рус. Сумбека, или покорение Казанского царства) — 1832-1835 елларда Петербургның Зур театрында күрсәтелгән 4 актлы балет. Композитор Катерино Кавос, балетмейстер Шарль Дидло әсәре. Сәхнәгә композитор Ипполит Соне, балетмейстер Алексис Блаш[1] чыгара. Сөембикә партиясен Авдотья Истомина (1799-1848) бии.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVIII-XIX гасырларда Казан ханлыгы патшабикәсе Сөембикәнең серле образы рус язучыларын, композиторларын иҗатка этәрә. 1779 елда рус шагыйре М.М. Херасковның Казанның патша гаскәре тарафыннан алынуы турында «Россияда» поэмасы дөнья күрә. 1806 елда композитор С.Н. Глинка «Сөембикә, яки Казан ханлыгының җимерелүе» трагедиясен яза. 1810 елда А.Н. Грузинцовның «Буйсындырылган Казан, яки Явыз дип исем кушылган Патша Иоанн Васильевичның мәрхәмәтлелеге» трагедиясе дөнья күрә. 1807 елның 7 маенда Петербургның Зур театр сәхнәсендә композитор С.Н. Глинканың 5 пәрдәле «Сөембикә, яки Казан ханлыгының җимерелүе» трагедиясе күрсәтелә. Сөембикә ролендә ул заманның бөек актрисасы Екатерина Семенова уйный. 1813 елның 6 сентябрендә Петербургның Зур театр сәхнәсендә А.Н. Грузинцовның 5 пәрдәле «Буйсындырылган Казан, яки Явыз дип исем кушылган Патша Иоанн Васильевичның мәрхәмәтлелеге» трагедиясе уйнала. Курбский ролендә күренекле артист Яков Брянский уйный.

Сөембикә, яки Казан ханлыгының буйсынуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1803 елда Петербургның Зур театры рус труппасы икегә бүленә: опера-балет төркеме иске бинада уйнап кала, драма төркеме өчен Карл Росси 1823 елда яңа бина — Александр(а) театрын төзи. Яңа театр 1832 елның 31 августында «Сөембикә, яки Казан ханлыгының буйсынуы» балеты белән ачылырга тиеш була (композитор Катерино Кавос, балетмейстер Шарль Дидло). Шарль Дидло белән император театрлары директоры кенәз С.С. Гагарин арасында килеп чыкккан бәхәс аркасында, әлеге балет кире кагыла, аның урынына М.В. Крюковскийның «Пожарский, яки Мәскәүне азат итү» трагедиясе күрсәтелә. 4 актлы «Сөембикә, яки Казан ханлыгының буйсынуы» исемле каһарман балеты (соңгы 3 акты балетмейстер Алексис Бланш куелышында)[2] тамашачыга 1832 елның 3 ноябрендә күрсәтелә. Баш партиядә атаклы балерина Авдотья (Евдокия) Истомина (1799-1848) бии. Балет куюга рөхсәт 1829 елның 14 ноябрендә үк алынган була. Ләкин композитор К. Кавосның А. Бланш белән эшлисе килмәве сәбәпле, яңа балетка музыканы Ипполит Соне яза. Балетка нигез итеп М.М. Херасковның Казанның патша гаскәре тарафыннан алынуы турында язылган «Россияда» поэмасы алына.

Балетта төп партияләр: Сөембикә — тол патшабикә һәм Казан ханлыгы идарәчесе. Госман — Таврия кенәзе, Сөембикәнең сөеклесе. Сәет Колшәриф — татар мулласы. Кенәз Михайло Воротынский — рус хәрби башлыгы. Балет Александр(а) театры репертуарына алына һәм 1835 елга кадәр уйнала.

Беренче акт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вакыйга Казанның үзәк мәйданында башлана. Мәйдан туплар белән тулган. Халык пошаманда, камалышка каршы торырга әзерләнә. Сөембикә Таврия кенәзе Госманга булган гыйшкын онытып торып, халыкны үз көченә ышанырга өнди, элекке җиңүләрне искә ала. Кенәз Госманга гаскәрләр белән идарә итүне тапшыра, кулына зур патша (хан) әләмен тоттыра. Татарлар, шатлана-шатлана, урыс әсирләренә богаулар кидерәләр.

Икенче акт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенче пәрдә Сөембикәнең искиткеч матур бакчасында бара. Якынлашып килүче куркыныч турында онытып, патшабикә сөеклесе Госман белән мәҗлес үткәрә. Казан кешеләре ике мәртәбә куркыныч якынаю турында хәбәр китерә. Госман гаскәр башында Казанны сакларга китәргә тиеш. Сөембикә мәхәббәт һәм бурыч арасында бәргәләнә. Сәет Колшәриф Сөембикәне барлык килеп чыккан афәтләрдә гаепли. Сөембикә тезләнеп, Сәеттән ярдәм сорый. Сәет аның соңаруын әйтеп, үлгән иренең өрәгеннән ярдәм сорарга куша. Сөембикә, кара ефәк белән төренеп, берничә кәнизәге белән генә Сәеткә ияреп чыга.

Өченче акт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урман. Биредә Сафагәрәй ханның һәм башка идарәчеләрнең зираты. Урманда өрәкләр адашып йөри, урманга керү юлын куркыныч җан ияләре саклый. Табутлар өстендә ханнарның өрәкләре эленеп тора. Сөембикәне ире табуты янына җибәрмиләр. Сәеткә өрәк-сакчыларны туздырып, патшабикәгә табутка юл сабарга туры килә. Сафагәрәйнең өрәге күренә. Ул Сөембикәне тугърысызыклыкта гаепли һәм Казан ханлыгының тиздән җиңеләчәген әйтә. Урманда көчле җил, янгын чыга. Сөембикә урманнан йөгереп кача.

Дүртенче акт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар гаскәре урысларга каршы көрәшә. Сөембикә хан сараен ташлап кача. Урыслар диварны шартлатып, шәһәргә бәреп керә. Кенәз Воротынский татар әләме урынына урыс әләме элә. Курбский богауланган Сөембикәне тотып алып керә. Каушап калган, курыккан Сөембикә кенәз Воротынскийдан патша Иоаннан мәрхәмәтлелек сорарга рөхсәт итүен үтенә. Кенәз аның кулларыннан богауларын салдырырга куша. Сөембикә беренче булып Иоанны үзенең хакиме итеп тануы турында халкына белдерә. Ханлыкның хакимлек билгеләрен кенәзгә тапшыра һәм аңа баш ия. Халык, аннан күреп, тез чүгә. Урыслар, торбалар акыртып, «Ура!» кычкыралар.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мансур Лисевич. История Казани глазами эрудитов. К.:Издательский дом «Титул-Казань», 2011. ISBN 5-7497-0017-8
  2. Ф.К. Назмеева. По следам Сююмбикэ в Петербурге. «История Петербурга», № 4 (50), 2009.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]