Сөендек Сәетов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөендек Сәетов latin yazuında])
Сөендек Сәетов
Туган 10 декабрь 1934(1934-12-10)
Баймак, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Үлгән 26 март 2020(2020-03-26) (85 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре журналист, язучы, тәнкыйтьче, драматург
Гыйльми дәрәҗә: сәнгать белеме нәмзәте[d]


Сәетов Сөендек Сәхи улы (10 декабрь 1934 ел26 март 2020 ел) — башкорт театр белгече, тәнкыйтьче, драматург. Сәнгать фәннәре кандидаты (1981). 1958 елдан ССРБ Журналистлар берлеге, 1966 елдан ССРБ Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. РСФСР-ның (1987), Башкорт АССРның (1979) атказанган сәнгать эшлеклесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөендек Сәхи улы Сәетов 1934 елның 10 декабрендә Башкорт АССРның Баймак эшчеләр бистәсендә туган. Атасы — Сәетов Сәхи Нигъмәт улы.

1958 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Университетның яшьләр театрында режиссер буларак, 1955 елда Юлиус Фучикның «Репортаж с петлей на шее» пьесасын сәхнәгә куя.

19581966 елларда «Советская Башкирия» гәзитенең әдәби хезмәткәре, бүлек мөдире, хәбәрчесе була.

19661974 елларда ССРБ Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбияты институтында кече хезмәткәр булып эшли. Бер үк вакытта «Театр сәнгате», «Театр меридианы» телетапшыруларының авторы һәм алып баручысы була. Режиссерлык хезмәтен дә онытмый алып бара: 1968 елда Башкортстан телевидениесендә «Мы старше своей смерти», 1973 елда «Яраланган бүре күзләре», 1981 елда Республика Рус драма театрында «Вороний праздник» спектакльләрен куя.

Сөендек Сәетов 19711992 елларда Башкортстан Республикасы Театр сәнгате союзында һәм Башкорт дәүләт университетында театр белгече буларак семинарлар алып бара, театр тәнкыйте һәм театр белеме буенча чыгышлар ясый.

1994 елда «Башкорт энциклопедиясе» нәшриятына эшкә килә һәм бу учреждениенең әйдәүче гыйльми мөхәррире була. Бер вакытта театр гыйлеме буенча фәнни эшләр яза, ул берничә монографияләрнең авторы.

Сөендек Сәхи улы Сәетов 2020 елның 26 мартында Уфа шәһәрендә вафат булды[2].

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Мы старше своей смерти. Уфа, 1990 (соавт).
    • Фронт за фронтом. Уфа, 1980 (соавт).
    • Танец ликующий. Уфа, 1968.
    • Театральный спектакль — лауреат Государственной премии Республики Башкортостан имени Салавата Юлаева, Уфа, 1995.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1979)
  • РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1987)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]