Татар ашлары йорты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар ашлары йорты latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Татар ашлары йорты төзекләндергәннән соң

«Татар ашлары йорты» (рус. Дом татарской кулинарии) Казан каласының Бауман урамындагы 31 нче йорты булып Казан шәһәр советы башкарма комитетының 1967 елның 3 гыйнвар көнендә чыккан карары нигезендә төзелә башлый һәм 1969 елны файдалануга тапшырыла. Ул татар ашлары рестораны сыйфатында 1997 елга кадәр эшли. «Татар ашлары йорты»ның беренче шеф-повары – мәшһүр Юныс Әхмәтҗанов.

1997 елны «Татар ашлары йорты» ябыла. Милли аш-су йорты 2002 елда төзекләндерелә башлый. Хәзер бинаның гомуми мәйданы - 5 149 кв. метрны тәшкил итә. 1нче катта - 2 казино залы, бар, Юныс Әхмәтҗанов музее, 2нче катта - 100 урынга исәпләнгән ресторан, шулай ук 20 һәм 6 кешелек банкет бүлмәләре урнашкан. 3 нче катында офислар урнашкан.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]